Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Журналистлар ярышачак

Конкурста катнашуга федераль, республика, район һәм шәһәр массакүләм мәгълүмат чараларын җәлеп итәргә кирәк, дип саный парламент җитәкчесе.

 Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин милли проектларны гамәлгә ашыруны иң яхшы яктыртучы массакүләм мәгълүмат чаралары арасында конкурс үткәрергә тәкъдим итте. Бу хакта парламент җитәкчесе бүген Россия матбугаты көненә багышланган республика ММЧ вәкилләре белән очрашуда белдерде. "Татарстан Дәүләт Советы илкүләм проектларны гамәлгә ашыруны мәгълүмат белән тәэмин итүгә конкурс игълан итү тәкъдиме белән чыга. Аны "Татмедиа" һәм журналистлар төркеме хуплар дип өметләнәбез. Ә аннары 2020 ел нәтиҗәләре буенча парламент диварларында рәхмәт белдерергә, җиңүчеләрне билгеләп үтәргә һәм бүләкләргә мөмкин булачак, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. Парламент башлыгы фикеренчә, конкурста катнашуга республика һәм федераль массакүләм мәгълүмат чараларын гына түгел, ә район һәм шәһәр чараларын да җәлеп итәргә кирәк. "Ышанам ки, бу тормыш сыйфатын яхшырту һәм Татарстан халкы өчен уңайлырак шартлар тудыру буенча гаять зур бурычны гамәлгә ашырырга ярдәм итәчәк», - дип ассызыклады ул. Дәүләт Советы Рәисе шулай ук «Татмедиа»га конкурс турында нигезләмә эшләүне, жюриның абруйлы составын сайлавын сорады. "РФ башка субъектлары да аннары шундый тәкъдим белән чыгыш ясар дип уйлыйм", - дип билгеләде ул. Фәрит Мөхәммәтшин милли проектларны Россия Президенты Владимир Путин тәкъдим итте, дип искәртте. "Совет чорында да, советтан соңгы чорда да безнең илне, аның территориясен, һәр авылны тәртипкә китерүгә юнәлтелгән мондый проектлар моңарчы булмады. Бу максатларга гаять зур финанслау каралган, Татарстан 53 млрд сум үзләштерәчәк," диде Мөхәммәтшин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X