Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Журналист карьерасының 13 мизгеле

Уены-чыны бергә

1. Әни! Минем шигырьне стенгазетада бастырганнар!
2. Карале, яңа килгән "Сабантуй"дан нинди тәмле ис килә!
3. "Алтын каләм" делегатларына кайнар сәлам!
4. Мин журфакка керәчәкмен дә дөньяны яхшы якка үзгәртәчәкмен!
5. Ура! Мине тулы ставкага эшкә алдылар!
6. Редактор бу кешеләр турында болай, теге кешеләр турында тегеләй язарга кушты.
7. Яңа җитәкче килде - логотип үзгәртәбез.
8. Тагын җитәкче алышынды - иске логотипны кире кайтардык.
9. Ипотека бит, брат, беркая китеп булмый.
10. Бу кешеләр турында болай, теге кешеләр турында тегеләй язган өчен үземне редактор итеп куйдылар.
11. "Бәллүр каләм"не юарга барасыңмы безнең белән?
12. Яшь редактор куймакчылар. Мине Киңәшче итәрләр микән?
13. Ул журналистиканы яңа үрләргә күтәрде. Урыны җәннәттә булсын...
P.S. Барлык вакыйгалар да уйдырма, барлык туры килүләр очраклы
Материал матбугат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X