Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Жанна Фриске вафат

Дүшәмбе, 15 июнь кичендә, танылган җырчы Жанна Фриске вафат булды. Озакка сузылган каты авырудан соң, кичке сәгать 10да җырчының күзләре мәңгелеккә йомылган.

Жанна Фриске ике елга якын ракка каршы көрәште. Аңа барлык кеше ярдәм итәргә теләде. Хәйрия фондына танылган шәхесләрдән алып, гадәти гаилә әгъзалары да бик теләп акча күчерде. Җырчыны чит ил клиникалары да дәвалап карады. Соңгы вакытта хәтта аны сихәтләнә, күбрәк гаиләсе янында икән, дип тә сөйләделәр.

Кызганыч, Жанна Фриске авыруны җиңә алмады. 8 июльдә аңа 41 яшь тулган булыр иде. Җырчының улы Платон ятим калды.

Мәрхүмнең якыннары һәм туганнарына күркәм сабырлыклар бирсен.

Материал интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев