Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Зеленодольск – ул Яшел Үзән түгел

Шәһәребезнең исемен русчадан татарчага тәрҗемә иткәндә, гадәттәгечә, Яшел Үзән дип түгел, Зеленодольск дип язарга тиеш булабыз икән.

 

Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган Татарстан Республикасы дәүләт телләре турындагы законнарның үтәлеше буенча Совет утырышында Премьер-министр Алексей Песошин белдерде. Чөнки Татарстан Республикасы җирлекләре исемнәре кергән реестрда безнең шәһәр татар телендә дә Зеленодольск дип язылган.
– Торак пунктлар исемен язганда еш кына каршылыклы фикерләр килеп чыга иде, шул исәптән шәһәр исеме буенча да. Моңа кадәр торак пунктларны тәрҗемә итү таләпләре республиканың территориаль бүленеш законы белән регламентлашкан һәм әлеге законның иске версиясе буенча безнең шәһәр исеме Яшел Үзән дип тәрҗемә ителә иде. Бик күп документлар, алтакталар, хөкүмәт органнары Яшел Үзән дип язылды. Бүген әлеге законга үзгәрешләр керде һәм торак пунктлары исемнәренең дөрес язылышы Юстиция министрлыгы алып барган реестрда язылган һәм анда төгәл итеп Зеленодольск татар теленә Зеленодольск дип тәрҗемә ителгән, – дип сөйли район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Александр Старостин.
Бу урында, әлеге реестрга үзгәреш кертеп, татарчасын Яшел Үзән дип калдыра алабызмы, дигән сорауга җитәкче: «Без барлык бланкларны, Устав, норматив документларны карадык, барысында да Зеленодольск диеп язылган һәм закон буенча язу дөрес булыр. Җирле үзидарә органнары, оешмалар, предприятиеләргә торак пункт исемнәрен язганда реестрга таянырга кирәклеген җиткерәбез».
Бөтендөнья татар конгрессының Яшел Үзән бүлеге җитәкчесе Әлфия Мирхәйдәрова бу фикер белән һич кенә дә килешми.
– Зеленодольск сүзенең грамматик яктан төзелешен караганда һәм тәрҗемә иткәндә зелен – яшел, ә дол – үзән була, о хәрефе (соединительная гласная) сүзне тоташтыру ролен уйный. Димәк, Яшел Үзән дип тәрҗемә итәргә тиеш булабыз. Бу хакта мин Бөтендөнья татар конгрессына да хат юлладым. Алар исә ТРның Фәннәр академиясенә мөрәҗәгать итәчәк. Моңа кадәр Яшел Үзән дип язганбыз икән, ник әле хәзер Зеленодольск дияргә тиешбез?! Шушындый матур сүзе була торып, ник без аннан баш тартырга мәҗбүрбез? Республиканың башка районнарының тәрҗемәсе бар, безнең юк икән!
Шунысын да әйтергә кирәк, хәзер шәһәребездәге бөтен учреждениеләр, сәүдә үзәкләре, ашханәләр, кыскасы барлык объектлардагы «Яшел Үзән» «Зеленодольск» сүзенә алыштырылырга тиеш. Димәк, моның өчен дә бихисап акча сарыф ителәчәк. Алай гына да түгел, кайбер документларда тәрҗемә бөтенләй Зеленодол дип хата белән язылган. Шулай булгач, финанс чыгымнары барыбер тотылачак һәм саф татар телендә Яшел Үзән дип язсак бар яктан да дөрес гамәл булыр иде.
Әлегә шәһәребез исемен Зеленодольск дип язарга мәҗбүр булсак та, Фәннәр академиясенең тел белгечләре дөрес тәрҗемә ясап, реестрга үзгәреш кертерләр дигән өметне өзмибез. Яшел үзәнлеләр сүзен зеленодольскийлылар дип язарга һич кенә дә кул бармый. Шушындый яңгыравыклы, татар телендә язылган Яшел Үзән сүзенә тамырдан балта белән чабуга юл куймыйк әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев