Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Үзебезнекенә өстенлек кирәк

Спиртлы эчемлек куллану, әлбәттә, зыянлы. Бу турыда сүз дә булырга мөмкин түгел. Әмма бүген сүз ул хакта түгел, ә алкоголь эчемлегенең законлы әйләнеше, кулланучылар базарында тоткан өлеше турында. Татарстанда алкоголь эчемлеге җитештерүче «Татспиртпром» җәмгыяте «Татнефть»тән кала республика бюджетын тутыру буенча икенче урында тора. Ягъни ул Татарстанда иң күп салым түләүчеләрнең...

Спиртлы эчемлек куллану, әлбәттә, зыянлы. Бу турыда сүз дә булырга мөмкин түгел. Әмма бүген сүз ул хакта түгел, ә алкоголь эчемлегенең законлы әйләнеше, кулланучылар базарында тоткан өлеше турында.
Татарстанда алкоголь эчемлеге җитештерүче «Татспиртпром» җәмгыяте «Татнефть»тән кала республика бюджетын тутыру буенча икенче урында тора. Ягъни ул Татарстанда иң күп салым түләүчеләрнең берсе. Ә бюджетың нинди, яшәү дәрәҗәң шуңа бәйле. Акчаң бар икән, димәк, юллар рәтләргә була, башка өлкәләрне күтәрергә һәм башкалар. Татарстан сәясәтенең асылы да республиканың сәүдә нокталарында республиканың үзендә җитештерелгән товарга өстенлек бирү. Яшел Үзәндә Татарстан Республикасы дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Арсланов катнашында узган күчмә утырыш кулланучылар базарының үсеше һәм торышына багышланып, анда муниципаль район эшмәкәрләре, товар җитештерүчеләре катнашты.
Р.Арсланов республикада спиртлы эчемлекләр әйләнешенә тукталып, илдә алкоголизация проблемасы яшәп килсә дә, бу мәсьәләне ике яклы итеп карарга кирәклеген билгеләде. Сәүдә нокталарында спиртлы эчемлекләр ассортименты ярлы түгел һәм аларның яртысыннан күбрәге чит төбәкләрдән кайтарыла. Әмма эшмәкәрләрнең сәүдәне үзебезнең предприятиеләрдә җитештерелгәнгә өстенлек биреп оештыруы зарур. 2012 елда спиртлы эчемлекләр сату республиканың барлык районнарында да кимегән. Дөрес, Яшел Үзәндә ул 2011 ел дәрәҗәсендә калган. Белгечләр әйтүенчә, спиртлы эчемлекләрнең легаль әйләнеше кими икән, легаль булмаганы арткан дигән сүз. Ягъни көмешкә ясап сатучылар, суррогатлар белән эш итүчеләр сыйфатлы продукцияне кулланучылар базарыннан кысрыклый. Шуңа бәйле рәвештә Яшел Үзәннең авыл һәм шәһәр кибетләренең кайберләрендә легаль әйләнеш кимүгә сөенергәме, көенергәме?! Әллә юкса идән астыннан сыйфатсыз продукция сатучыларны ачыкларгамы? Татарстанга Төньяк Осетиядән «паленый» аракы кайтарып, әйләнешкә кертү, шулай ук Казахстаннан кайтарылган продукциянең кибетләргә үтеп керүе республика вәкилендә борчу уята. Өстәвенә, 2013 елның 1 гыйнварыннан эчемлекләргә бәяләрнең артуы легаль сәүдә әйләнешенә кире тәэсир ясарга, кулланучылар арзанлы эчемлек эзләп, сыйфатсыз товар корбанына әйләнергә мөмкин. Тагын шуны да әйтеп узарга кирәк, 1 гыйнвардан спиртлы эчемлекләрне сату вакытына һәм урынына кагылышлы федераль закон гамәлгә керә. Аракыны хәзер бары тик стационар сәүдә нокталарында гына сатарга мөмкин булачак. Ларек-киосклар исемлектән төшерелгән. Ничек кенә булмасын, сәүдә предприятиеләре җирле җитештерүчеләр товарына өстенлек бирсә, ике як өчен дә ул отышлы булачак.
Ахырдан Рөстәм Арсланов, яшел үзәнлеләрне кабул итеп, аларның сорауларына җаваплар бирде.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250