Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Үзебез исән чакта беркемгә дә бирмибез!», ди ятим оныгын тәрбияләүче Төхвәтуллиннар

Аларның гомердә дә кешедән ярдәм сораганы юк. Булганына шөкер кыла белеп, бар малны хәләл көчләре белән табып гади генә яшәргә өйрәнгән Төхвәтуллиннар гаиләсе бүген, ни кызганыч, халыкка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр.

Яратышып кавышкан Халидә һәм Гомәр Төхвәтуллиннарның бер-бер артлы 4 балалары дөньяга килә. Әмма өчесе бик кыска гомерле була. Беренче сабыйлары бер яшьлек чагында ук авырып үлә. 22 яшьлек икенче улын вәхшиләрчә кыйнап үтерәләр. Әти-әнигә бала хәсрәтеннән дә зуррак кайгы бар микән? Тик Халидә апа белән Гомәр абыйга картлык көнендә дә тынычлыкта яшәргә насыйп булмый. Кайгы үзе генә йөрми, дигән сүздә хаклык бар икән ул.
Матур итеп туй ясап, яшь парларга үзләре эшләгән фанер заводыннан бүлмә юнәтеп, кызлары Данияне олы тормыш юлына озатканнарын Төхвәтуллиннар бүгенгедәй хәтерли. Яңа Шакировлар гаиләсенә хәлләреннән килгән кадәр ярдәм итә әти-әнисе. Тормышларына ямь өстәп, 3 килодан артык авырлыкта уллары Илнур туа. Кызлары сүзенә караганда, бала тапканнан соң, сабыйны табиблар идәнгә төшереп җибәрә, әмма бала тудыру йортыннан улыгыз сау-сәламәт дигән язу тоттырып чыгарып җибәрәләр. Дания улын имезә, тик вакыт уза барган саен малайның башын тота һәм утыра алмавы ачыклана. Безнең табиблар яшь ананы, бар да яхшы, бары тик малайлар соңрак утыра башлый дип тынычландыра. Ананың йөрәге генә бу сүзләрдән үзенә урын таба алмый. Баласының яшьтәшләреннән үсештә артта калуын чамалаган Дания Казанга бару өчен юллама сорый, нигәдер безнең педиаторлар аны бирергә ашыкмый. Илнурга массаж да ясатып карыйлар, файдасы гына күренми. Халидә апа сүзләренә караганда, Мәскәүгә барам, дигәч кенә Даниягә юллама бирәләр. Менә шуннан соң Шакировлар дәваханә юлын таптый башлый. Табибларның бәләкәчегез сау-сәламәт дип ышандырган баланың баш мие бәрелгәнлеге, муен, умырт­ка сөягенә зыян килгәнлеге ачыклана! Өч атна дәваханәдә булып кайткач, яшь хатынны: «Миңа инвалид бала кирәкми, йә интернатка, йә балалар йортына тапшыр, инде бер дә булмаса мендәр генә капла», - дип гаилә башлыгы, әти тиешле кеше дә өйдән бөтенләйгә чыгып китә. Әбисе әйтүенчә, авыру ул тәрбияләү аның өчен оят булып санала. Даниянең шулчакта: «Үзем үстерәм, күпме гомер биргән, шулкадәр яшәсен», - дигәне Халидә апаның хәзер дә колагында яңгырый. Тик шулчакта теләге фәрештәләрнең амин дигән сәгатенә туры килсә икән!
- 8 яшькә кадәр оныгыбыз йөри дә, озак итеп утыра да алмады. Беренче адымнарын атлавын бүгенгедәй хәтерлим. Урамга чыккан идек, Илнур, кил әле дип, чакыргач, оныгым йөреп китте, - дип искә ала Гомәр абый.
Нигездә Илнурны әбисе белән бабасы тәрбияли. Даниягә гел эшләргә туры килә. Үзенең төп эшеннән бушаган арада күрше йорттагы подъезд идәнен юарга да йөри әле ул. 2014 елның җәендә дә, хәзер тиз генә идән юып кайтам, дип чыгып китә...
- Без улым белән балконда карап тора идек. Колагыбызга кызым кычкырган тавыш ишетелде, улым йөгереп чыгып чапты. Кайнар су тулы канализация коесыннан тартып чыгарганда башы гына күренеп торган. Әни, мин пешәм, үләм бит, дигән сүзләре соңгысы булды (А.Г.: Халидә апаның күз яшьләре тәгәри), - ди ул.
Инде бүгенге язмага битараф булмаган кешеләр өчен «Сбербанк»ның исәп-хисап счеты: 42307810862000235756, «Сбербанк» картасы номеры: 639002629019040939. Шалтыратып ярдәм күрсәтүчеләр өчен кесә телефоны: 89053771624, өй телефоны: 5-21-47.
Алия Гаязова
Тулырак - газетаның 95нче санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев