Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Завод Яшел Үзәнне дөньяга таныта

2014 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан менә инде бишенче ел хакимиятнең төбәк органнарының эш нәтиҗәләре буенча беренче урынны алып килә.

Рейтинг нәтиҗәләре Россия Федерациясе хөкүмәтенең 2015 елның 7 маенда узган утырышында игълан ителде.

Регионның икътисади һәм социаль үсеше, шулай ук төбәктә яшәүчеләрнең хакимият органнары эшчәнлегенә бәясе - болар бәяләмәнең төп критерийлары. Бәя узган өч елгы эшчәнлеккә 11 күрсәткеч буенча куела. Шулай итеп, Татарстан югары күрсәткечләрне саклап кына калмыйча, бөтен социаль-икътисади юнәлешләр буенча үсешен дә күрсәтә.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов стратегиясе республика үсешен һәм андагы тотрыклылыкны тәэмин итә. Соңгы биш ел эчендә Татарстан мөһим социаль-икътисади юнәлешләр буенча лидерлык позициясен ныгытты, эре инновацион проектлар үсеш алды.

Республикада билгеләнгән уңай үзгәрешләр безнең районда да чагылыш таба, әлбәттә. Район башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Егоров сүзләренә караганда, муниципалитет эшчәнлегенә төп бәя индикатор формасында бирелә. Яңа индикаторлар республика хакимияте сәясәтендә яңа акцентларны күрсәтә, иң мөһиме шул: монда кеше - аның тормышы, сәламәтлеге, матди хәле өскә калка.

Гүзәл Минһаҗева.

Язманың тулырак вариантын газетаның 35нче саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев