Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Затлы боз сарайларыннан да кадерлерәк», – диләр яңа ачылган шугалак хакында (фоторепортаж)

Олы Ачасыр балаларының һәм яшьләренең ничек сөенгәннәрен белсәгез икән?! Аларның хәзер мәктәптән кайткач, телевизор карап, компьютерга текәлеп утырырга вакытлары юк. Бар сөйләшүләре шугалак хакында. Инде күбесенә әти-әниләре тимераяк алып биргән. Моңа кадәр әле басып та тора белмәгән малай-кызларны бүген фигуралы шуу осталары диярсең!

Әйе, чын күңелдән теләгән хыяллар чынга да ашып куя икән бит ул. Хәер, авылда хоккей мәйданчыгы ясап кую алай ук чынга ашмаслык эш түгел, иң мөһиме теләк һәм авыл халкының бердәм булуы кирәк. Узган ел җәен яшьләрнең инициативасын башкалар да күтәреп ала һәм кем күпме булдыра алганча акча бирә. Марат Гатиятуллин башлап җибәргән изге эшкә, Нияз Яруллин, Булат Әбзәлетдинов, Ленар Хәмдиев һәм башка яшьләр дә кушыла. Шулай ук төп төзелеш һәм ут кую эшләрен Әнвәр Кадыйров үз өстенә ала. Зөфәр Әбзәлетдинов су белән катыра. Читтән генә күзәтеп йөрмичә, кул хезмәте белән ярдәм күрсәткән һәркемгә балаларны сөендергәннәре өчен рәхмәттән башка сүз юк. Яңа ел алдыннан утларын куеп, бөтен эшләрен тәмамлаганнан соң, мәдәният йорты янындагы мәйданчык кечесенең дә, олысының да яраткан урынына әверелде. Бу атнада тантаналы төстә, кызыл тасма кисеп, шугалакны ачарга район башлыгы Александр Тыгин да килде.

Алия Гаязова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев