Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Заман да үзгәрә, гадәт тә

Яшел Үзәннең наркотикларга каршы район комиссиясенең чираттагы утырышында III кварталга йомгак ясалды. Рәсми статистикага караганда, Яшел Үзән районында наркотикларга бәйле хәл киеренке булып калуын дәвам итә. 100 мең кешегә 741 наркотикка бәйле кеше (республикада - 490) исәпләнеп, ул уртача республика күрсәткеченнән югары булып кала. ЗПНДның баш табибы В.Бахмуров сүзләренә караганда,...


Яшел Үзәннең наркотикларга каршы район комиссиясенең чираттагы утырышында III кварталга йомгак ясалды.
Рәсми статистикага караганда, Яшел Үзән районында наркотикларга бәйле хәл киеренке булып калуын дәвам итә. 100 мең кешегә 741 наркотикка бәйле кеше (республикада - 490) исәпләнеп, ул уртача республика күрсәткеченнән югары булып кала.
ЗПНДның баш табибы В.Бахмуров сүзләренә караганда, бу көнгә 634 кеше диспансерда исәптә тора. Эчке эшләр министрлыгы бүлегенең ОБНОН ОУР җитәкчесе Р.Нигъмәтҗанов аңлатуынча, героинны хәзер кулланыштан башка төр наркотиклар кысрыклап чыгарган. Җинаять эшләренә анализ ясау күрсәтүенчә, районда нигездә үсемлектән ясалган наркотикларга өстенлек бирәләр. «Мәк» операциясе барышында эчке эшләр бүлеге һәм наркоконтроль хезмәткәрләре район территориясендә 26 җинаять ачыклап, 4 килограмм наркотик матдә табып алган һәм аларның барысы да диярлек табигый наркотиклар булып чыккан. Җәйге чорда үткәрелгән профилактика эшләре һәм укучыларга НС һәм ПВ куллануга тестирование үткәрү турында мәгариф идарәсе җитәкчесе О.Купоросова сөйләде. Хәзер тестированиене көтмәгәндә генә, алдан кисәтмичә генә ясыйлар, шунысы куанычлы: тест нәтиҗәсе буенча наркотик кулланучылар ачыкланмаган.
Яшел Үзән районара наркоконтроль бүлеге хезмәткәре С.Крылова үзенең чыгышында белдергәнчә, психоактив матдәләрнең яңа төрләренең күбәеп торуы аркасында аларны Россия хөкүмәте тыелган наркотик матдәләр исемлегенә кертеп өлгерә алмый. Мәсәлән, былтыр Татарстан Республикасында 38 яңа психоактив матдә теркәлгән. Аларны яшьләр күбрәк Интернет һәм телевидение аша белә. Яшьләрне наркотик куллануга хәтта футболка, бейсболка, бандан һәм башка әйберләр дә этәргеч ясый.
Комиссия рәисе, район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Р.Афанасьева йомгак ясап, мәктәптә җыелышларга нарколог, психолог, һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләрен җәлеп итеп, ата-аналар белән аңлату эшләрен көчәйтергә кирәклеген тәкъдим итте.

Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев