Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ЗАГС органына дәүләт пошлинасы яңа елдан яңача

Cүз уңаеннан, яңа елдан ЗАГС органы эшчәнлегенә кагылган кайбер хезмәтләргә дәүләт пошлинасы арта.

Никахыңны рәсмиләштерү өчен элек 200 сум түләргә кирәк булса, 1 гыйнвардан 350 сум түлисе була. Аерылышырга теләүчеләр дә тагын бер кат уйласын иде. Андый парларга исә 400 сум урынына 650 сумны чыгарып салырга кирәк була. Рәсми төстә язылышмаган гаиләдә әтисе баласына үз фамилиясен бирергә тели икән, бу хезмәткә элек пошлина 200 сум булса, яңа елдан 350 сум торачак. Иң кыйммәтләнгән хезмәт - исем алыштыру (моңа инде фамилия алыштыру да керә). Хәзер пошлина 1000 сум, гыйнвардан 1600 сум булачак.

Фото http://horlovo.ru сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X