Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ЗАГС бүлегендә юбилярларны котладылар

Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан Бөек Ватан сугышы ветераннарын туй юбилейлары белән котладылар.

Юбилярларны сугыш чоры җырлары белән каршы алдылар. Әхәт һәм Әнвәрия Латыйповлар 69 ел бергә гомер кичерә. Әхәт абый Курск дугасы сугышында катнашкан кеше, ә хатыны - тыл ветераны. Менә дигән балалар үстергәннәр, хәзер оныклар һәм аларның балаларын тәрбияләргә булышып яшиләр.

Бәдретдин һәм Зөләйхә Зәбировлар да 55 ел иңне-иңгә куеп гомер кичерә. Гаилә башлыгы - Венгер сугышы ветераны. Әлеге һәм башка парларны бәйрәм белән котлап, истәлекле бүләкләр, гаилә учагын кадерләп саклап яшәгәннәре өчен районның башкарма комитеты исеменнән Рәхмәт хаты тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев