Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Үз эшеңнең җиләге дә татлы

«Җиләк пеш - авызыма төш» заманы түгел хәзер.

Шушы хакыйкатьне аңлап, җитеш киләчәге турында яшьтән үк кайгыртып яшәргә омтылучы тырыш һәм тәвәккәл егет - кызларыбыз да, шөкер, бар. Без моңа, «Авыл җирлеге продукциясен җитештерүчеләргә ярдәм итү» мәсьәләләре буенча оештырылган семинарга баргач, тагын бер кат инанып кайттык.
Сүзем, әлеге очрашуга килүчеләрне үзенең башлап җибәргән эше белән таныштырып, теле-телгә йокмый ачык итеп сөйләп биргән Динар Сабитов турында. Дөнь­яның агын-карасын кү­реп чарланган агайлар икеләнеп калырдай эшкә җиң сызганып тотынып, ул быел инде куйган хезмәтенең сусыл җиләкләрен дә татый. Әйе, җиләкләрен, чөнки Динар бүгенге көндә 1,8 гектар җирдә сортлы җиләк үстерү белән мәшгуль. Шуңа өстәп быел тагын 1,5 гектарга яңа үсентеләр утыртырга исәбе.
- Ике ел элек мин әле ни белән шөгыльләнергә белми йөри идем, быел инде уңыш җыям. «Булса - була, булмаса - юк», дип «рискка» бармасаң эш башкарып булмый. Ә инде башлагач бер дә «янасы» килми - тырышасың, - ди, 27 яшьлек эшмәкәр.
Яңа гына фермерлыкка аяк басуына карамастан, биләмәсе тәҗрибәле хуҗаныкы кебек - һәр җирдә тәртип: түтәлләр капланган пленканың өске ягында һәм опилка түшәлгән сукмакларда, әлбәттә, җиләкләрдән кала бер генә кирәкмәгән үсбемлек тә юк. Җиләкләрне су белән туендыру һәм ашлау да шул пленка астыннан узучы тамчылы тасма ярдәмендә башкарыла. Мондый күренешне башлыгыбыз Александр Тыгин да мактамый булдыра алмады:
- Биредә барысы да технология буенча! Товарның төсе дә, тәме дә «менә!» дигән! - диде.
Арада: «Ә нигә пленканы кара ягы белән өскә җәймәдегез?» - дип сораучылар да булды. «Бу - кара төс үзенә кызуны алып, үсемлекнең тамырларына зыян килмәсен өчен шулай эшләнде», - дип аңлатып бирде яшь белгеч. Халык игътибарын җәлеп иткән тагын бер нәрсә - казыкларга беркетелгән ялтыравык дисклар булды. Алары кош-кортларны куркыта икән. Менә, «гасыр буе яшә, гасыр буе өйрән», дигәннәре шулдыр инде. Бу ысулның, бәлки, кемгәдер кирәге чыгар.
- Динар, әйтегез әле, фермерлыкка Сезне ни этәрде? Хәзер бит әнә адым саен сыра сатып кына рәхәт акча эшлиләр, ә сез җиң сызганып җир эшенә тотынгансыз?
- Андый кешегә зыян сала торган эшкә тотынасым килмәде. Аннары менә грантлы булу бәхете елмайды. Миңа аны яшь фермерга ярдәм буларак бирделәр. Шулай итеп башланды инде. Былтыр бер җиләк тә сатмадык, үсентеләр көч алсын, дип чәчәкләрен, мыекларын өзеп тордык. Менә быел, Ходайга шөкер, куйган хезмәтебезнең татлы җиләкләре пеште дә.
Гөлнара ВӘЛИЕВА
Илсөя Завилейская фотосы.
Тулырак - газетаның 49нчы санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев