Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Йөз яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Яшел Үзәндә яши

Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Солтанәхмәт Галиәхмәтов үзенең 100 яшьлеген билгеләп үтте. Тантанага якыннары белән беррәттән Яшел Үзән районы хакимияте вәкилләре дә килеп, ветеранны олы юбилее белән котлады. Солтанәхмәт ага сугышның башыннан ахырына кадәр була, японнарга каршы да сугышкан. Сугыштан соңгы авыр елларда колхозда тракторчы булып эшләгән....

Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Солтанәхмәт Галиәхмәтов үзенең 100 яшьлеген билгеләп үтте. Тантанага якыннары белән беррәттән Яшел Үзән районы хакимияте вәкилләре дә килеп, ветеранны олы юбилее белән котлады. Солтанәхмәт ага сугышның башыннан ахырына кадәр була, японнарга каршы да сугышкан. Сугыштан соңгы авыр елларда колхозда тракторчы булып эшләгән. Хәзер Яшел Үзәндә балалары янында бәхетле картлык кичерә.

Яшел Үзән районы социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре сүзенә караганда, озак яшәүчеләр районда барлыгы 6 кеше санала. 90 һәм 95 яшьлекләр - өч йөзгә якын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев