Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Йөз тәкә һәм сигез машина откан Фирдүс Россия чемпионы булырга хыяллана

Батырлар көрәштә сынала. Ә көрәшер өчен батырлык, көч, куәт, тырышлык һәм теләк кирәк. Татар халкының милләтен таныта, көчлеләрне сыный, батырларны барлый торган милли көрәше бар. Татар көрәше Сабан туеның да бизәге бит әле ул. Татар кешесе елга бер була торган ул бәйрәмгә җырлап-биергә генә түгел, ә көрәшергә, батырларны күрергә дип...

Батырлар көрәштә сынала.
Ә көрәшер өчен батырлык, көч, куәт, тырышлык һәм теләк кирәк. Татар халкының милләтен таныта, көчлеләрне сыный, батырларны барлый торган милли көрәше бар. Татар көрәше Сабан туеның да бизәге бит әле ул. Татар кешесе елга бер була торган ул бәйрәмгә җырлап-биергә генә түгел, ә көрәшергә, батырларны күрергә дип тә атлыгып бара.

Яшел Үзән шәһәр Сабан туенда дүрт тапкыр баш батыр калган Фирдүс Зәйнуллинны белмәгән татар юк хәзер. Мәйданга Фирдүс чыга икән, димәк, аңа тиңдәшләр булмаячак дигән сүз. Алыптай гәүдәсе белән алдыра дип әйтүчеләр бар, әмма эш гәүдәдә түгел. Әгәр дә милли көрәш белән спорт буларак даими шөгыльләнмәсәң, җиңү турында уйлама да. Шуңа да инде Фирдүс Осиновода яшәп, атнаның биш көнендә Казанга көрәш үзәгенә шөгыльләнергә бара. Гәүдә зурлыгы белән генә алдырып булса, шулай интегеп йөрер идеме?! Аның да бит авырлыгы - 120 килограмм.
- Системалы шөгыльләнмәсәң, буш корсак белән генә җиңеп булмый, - дип аныклый Россиянең һәм Татарстанның элеккеге чемпионы, Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәре, якташыбыз һәм Фирдүснең остазы Илгиз Гайнуллин. - Элек кенә ул кем көчле, шул җиңгән. Ә хәзер 60 килограммлы яхшы көрәшче «тяжларны» да алып салырга мөмкин. Системасы булмаганның икенче әйләнештә үк көче бетә.

ЗУР КӨРӘШЧЕ
Көрәшче колагына әйтелгән алтын сүзләр. Остазларга колак салмасаң, спорт белән көне-төне шөгыльләнмәсәң, җиңүгә исәп тотып булмый. Буең ике метр, авырлыгың ике центнер булса да.
Фирдүс Зәйнуллин Сабан туйлары батыры гына түгел. Әле күптән түгел ул, Красноуфимск шәһәренә Бөтенроссия ачык турнирына Татарстан командасы составында барып, анда киеренке көрәштә үзеннән дә күпкә авырракны җиңеп, Татарстан командасы Урал кубогын Казанга алып кайтты. Ул быел Чабаксарда узган федераль Сабан туенда да баш батыр калган иде. Батыр көрәшчеләре, күңелле Сабан туйлары белән данланган Шыгыр­данда да баш батыр булган. Алай гына да түгел, Казанның Киров районы, Арча районындагы Кырлай, Норлат авылы Сабан туйларында да аңа тиңнәр булмаган. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек ми­нистрлыгы призына уздырылган XIX республика ярышында 130 килограмм авырлыкка кадәрге көрәшчеләр арасында II урынны алган.

Балачак
Фирдүс Зәйнуллинның көрәшкә кереп китүе тумышы белән Олы Карагуҗа авылыннан булуы да ярдәм иткәндер. Белгәнебезчә, бу авыл гомер-гомергә көрәшчеләре белән дан тоткан. Алай гына да түгел, көрәшү аларда буыннан-буынга килә. Әтисе Хафиз Зәйнуллин да көрәшкән, Шыгырданда яшәүче дәү әтисе дә. Хәзер дәү әтисенә 80 яшь булса да, бер күзе күрмәсә дә, активлыгын югалтмый, хәтта атлар асрый.
- 3 мең ярым кеше яшәгән, авылның озынлыгы 4 чакрымга сузылган Шыгырданда халык мул тормышта яши, - дип сөйли Фирдүс Чувашиядәге шушы татар авылы турында. - Анда Сабан туенда мин тәкә генә түгел, атлар да отканым бар.

ОСТАЗ
Фирдүс Зәйнуллин хәзер Осиновода Яшел Үзән көрәш мәктәбенең филиалында тренер-укытучы булып эшләп, үз янына кырыклап баланы туплаган. Элеккеге көрәшче Фаил Абдрахманов җитәкләгән гимназиядә шөгыльләнү өчен урын да табып биргәннәр. Ә келәмнәрне сатып алырга шәхси эшмәкәр Рафаэль Габдрахманов ярдәм күрсәткән. Ул балаларның әлеге спорт төре белән кызыксынуларын, бик теләп йөрүләрен белдерә. Әмма, безнең заманда, кызганычка, спорт та коммерциягә әйләнеп барганда балаларны ярыш­ларга йөртү генә авыр­лаша. Ә йөртмәсәң, үсеш сизелми. Ярышып, җиңелеп һәм җиңеп кенә остарып була. Хәзер аның кул астында шөгыльләнүчеләр арасында ярышларда призлы урыннар алучылар арта. Көзге каникулда Казанда «Рубин» спорткомплексында узган ачык турнирда Фирдүснең өйрәткән малайлары шактый гына призлы урыннар яулаган. Мозаффаров Рафаэль - I, Хәмитов Адель - II, Миңнуллин Рамазан - III, Гыймадиев Азамат - II һәм Вәлиев Булат III урын алган.

Тулырак язманы "Яшел Үзән" газетасыннан укый аласыз.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев