Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Юыну кабинасын ничек чистартырга?

Хәзер күпләр душ кабинасына өстенлек бирә һәм аны авыл җирлегендә дә урнаштыручылар күп. Ничек чиста тотарга соң? “ЯҮ” киңәшләре.

Душ кабинасының пыяласын нәрсә белән юарга? Су белән даими бәйләнештә торган кабина акрынлап тоныклана. Бу өслегенә известь һәм сабын утыру аркасында килеп чыга. Сатып алгандагы кебек матурлыкны ничек кайтарырга соң?

*Уксус
Бик каты булмагана кислота пыяладагы әшәкелекне тиз ашый: 500 мл суга ике аш кашыгы серкә эремәсе өстәгез. Сыеклыкны пульверизаторга салыгыз. Эремәне кабинага сибегез. Ярты сәгать чамасы көтегез. Һәм чиста су белән юып алырга гына кала.

*Лимон суы
Лимон кислотасы майлы һәм сабын тапларын ала: бер литр җылы суга бер пакет лимон кислотасы кушыгыз. Шулай ук сиптерә торган савытка салып, кабинаны эшкәртегез. Ярты сәгать чамасы көтеп торыгыз да, юып төшерегез. Бетми торган тапларна яңа лимон кисәге белән ышкыгыз.

*Перекись яки нашатырь
Бер литр кайнар суга бер аш кашыгы перекись водород яисә нашатырь спирты кушылмасы салыгыз. Шул эремә беләнчүпрәк алып сөртеп чыгыгыз. Пыяланы эчтән һәм тыштан да сөртү әйбәт. Аннан корытыгыз.

Ә иң яхшысы, душ кабинасын һәр юынганнан соң,йомшак чүпрәк белән корытып сөртеп чыгуың. Шулай да безнең киңәшләр ярап куяр дип, ышанып калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев