Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Юрисконсультка сорау

- Сатып алганнан алып бер айлап эшләгәннән соң, кәрәзле телефоным ватылды. Товар өчен түләнелгән акчаны кире кайтарып алып буламы?

- Кәрәзле телефон техник яктан катлаулы товар санала, нинди дә булса җитешсезлек табылган очракта, сатып алынганнан соң, 15 көн дәвамында гына акчаны кире кайтарып була. Товарда нинди дә булса җитди җитешсезлек табылса, ремонтлау сроклары бозылган очракта, гарантияләнгән вакыт аралыгында берничә тапкыр ремонтлату сәбәпле кулланырга мөмкинчелек булмаган очракларда, 15 көн үтүенә карамастан, түләнгән бәяне алу мөмкинлеге бар.
Бәяләмәне һәм мөһимлекне эксперт билгели. Бу очракта кулланучы телефонына гарантияләнгән хезмәт күрсәтү үзәге эксперт булып торачак. Әгәр дә телефонга ремонт таләп ителеп, төзәтелеп вакытында кире кайтарылса, кулланучының акча таләп итәргә ихтыяҗы калмаячак.
Әгәр ясалган экспертиза кулланучыны канәгатьләндермәсә, товарда, чынлап та, җитди җитешсезлек бар, дигән шик калса, ул үзенең хокукын суд аркылы яклый һәм суд барышында бәйсез экспертиза билгели ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев