Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Юлларда – балалар, сак булыгыз!

Җәйге каникул чорында юл-транспорт һәлакәтләренә балалар еш эләгә. Татарстанда 2021 елның 6 аенда 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 226 юл-транспорт һәлакәте теркәлеп, аларда 10 бала һәлак булган, 236сы төрле дәрәҗәдә имгәнгән.

Болар бик куркыныч һәм уйланыр лык саннар. Уз ган елның шул чоры бе лән чагыштырганда, юл-транспорт фаҗигаләре 67 очракка, һәлак булучылар – 6га, ә җәрәхәтләнүчеләр 62 балага арткан.

Балаларның саксызлыгы белән 60 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 1 бала һәлак булган һәм 60ы яраланган. Авариянең төп күрсәткечләре буенча шулай ук арту күзәтелә: юл-транспорт һәлакәтләре саны – 25 фактка, һәлак булучылар – 1гә, җәрәхәтләнүчеләр 25 балага арткан.

Июль аенда балаларның үзләренең саксызлыгы аркасында килеп чыккан берничә резонанс юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.
8 июльдә Казан - Салмачы автоюлында (Питрәч районы) 15 яшьлек мопед йөртүче, куркынычсыз тизлек һәм дистанция сайламаган һәм «Форд» автомобиле белән бәрелешкән. 16 яшьлек мопед пассажиры җәрәхәтләнгән.

11июльдә Әлмәт шәһәрендә «Киа» автомобилен йөртүче 42 яшьлек ир борылышта, юл чыгып барган самокаттагы 12 яшьлек яшүсмергә өстенлек бирмәгән һәм шул сәбәпле бәрдергән.

13 июльдә Казан шәһәренең Привокзальная урамында, «ВАЗ» автомобилен йөртүче тизлекне арттыру сәбәпле машинасы белән капланган. Нәтиҗәдә, 15 яшьлек пассажиры имгәнгән.

15 июльдә Яр Чаллы шәһәрендәге Раскольников урамында «Мазда» автомобилен йөртүче 28 яшьлек ир светофорның тыелган сигналына каршы чыгып, 10 яшьлек җәяүлене бәрдергән. Җәяүле имгәнүләр алган.

Узган атнада безнең районда шундый яшүсмерләр гаебе белән ике очрак чыкканлыгы билгеле. Икесе дә Осиновода булып, шуларның берсе – электросамокат йөртүче, икенчесе – велосипедчы.

Игътибарлы һәм сак булыгыз! Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәгез! Ата-аналар, балаларыгызга әйбәт үрнәк күрсәтегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев