Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Юлда наркотик белән тотылганнар

Яшел Үзән эчке эшләр бүлегендә наркотикларның законсыз әйләнеше буенча җинаять эше тикшерелә.

- Мәскәү-Уфа юлының 753нче чакрымындагы үлчәү контроле стационар пунктында ЮХИДИ хезмәткәрләре Мордовия Республикасының дәүләт номерлы "Шевроле Лачетти" автомашинасын туктата, - дип сөйли Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәткәре Лилиана Куликова. - Полицейскийлар машина йөртүченең һәм ике пассажирның гадәти булмаган тәртибенә игътибар итә. Тышкы күренешләренә караганда, алар наркотик кулланудан исерек кебек булып күренә. Өчесен дә тоткарлыйлар. Тикшерү барышында пассажирның берсенең кесәсендә ике төргәк табып алынып, аңа экспертиза ясала. Героин булып чыга. Өстәвенә күләме дә шактый гына - 7,5грамм. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатыла. Кесәсендә наркотик табылган гражданин сак астына алына. Ул үз гаебен танып, героинны Мәскәүдә 4 мең сумга үзе өчен сатып алуын белдерә. Иномаркада булганнарның барысының да наркотик матдә кулланган булуы исбатлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X