Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Юкә чәчәк атты

Тирә-юньгә татлы бал исе таратып, юкә агачы шау чәчәккә күмелде. Хуш исе иснәп туймаслык, шифалы чәе эчкән саен җанга дәва бирә, тәнгә көч кертә.

Шифалы чәчәкләрне җыючылар да күренә. Юкә чәчәген җыю өчен иң яхшы вакыт чәчәкләрнең яртысы ачылган, яртысы бөреләнеп торган чак. Җыйгач, аны күләгәле, җиләс урында киптергечләрдә киптерәләр. Кипкән чәчәкләрне кәгазь яки тукыма янчыкларда караңгы, җилләтелә торган урында саклыйлар. Дөрес киптергән, саклаган очракта юкә чәчәге файдалы үзлекләрен 3 ел буе югалтмый. Өстәвенә, юкә чәчәге - баллы үсемлек. Юкә балы гомер-гомергә иң югары сортлы бал булып саналды һәм санала. Ул юкә чәчәгеннән калышмый, төрле авыруларны дәвалауда шифасы зур.

Язманың тулырак вариантын газетаның 47нче саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев