Яшәеш
Юхиди узган атнага хисап тота
571 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган. 84 очракта матди зыян китерелгән. 3 очракта кешеләр имгәнгән. 6 машина йөртүчене исерек килеш тотканнар. Штрафын түләмәгән өчен, 2 кешегә - штраф, 1сенә арест салынган.
Кызыл Яр авылының Новая урамында «Лада-Приора» автомобилен йөртүче 30 яшьлек ир машинасы белән бетон блокка барып бәрелгән. Нәтиҗәдә 26 яшьлек пассажиры тән җәрәхәтләре алган.
Помар - Сафоново юлында «ВАЗ-211440» автомобилен йөртүче Волжскида яшәүче ир каршы юнәлештән килүче «ВАЗ-211440» автомобиле белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә бәрдерелгән «ВАЗ» йөртүче Казанда яшәүче 40 яшьлек ирнең баш мие селкенгән, умыртка сөягенә зыян килгән.
Помар - Сафоново юлында тагын бер ДТП чыккан. «ДЭУ Нексия» автомашинасын йөртүче Чаллыда яшәүче ир тизлекне арттырып, юл кырыенда торган йөк машинасын бәрдергән. Машина йөртүче үзе, өч пассажиры тән җәрәхәтләре алган. Берсе 2 яшьлек бала булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев