Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ЮХИДИ штрафларын түләмәгән өчен...

Татарстанда ЮХИДИ штрафларын түләүдән качып йөрүчеләр саны һаман да югары булып кала бирә.

Хәер, суд приставлары идарәсе һәм полиция хезмәткәрләре аларны "акылга утырту" юнәлешендә шактый актив эш алып бара. Агымдагы елда гына да суд органнары 3 меңнән артык машина йөртүчене рәшәткә артына озаткан инде...


Билгеле булганча, Татарстан җитәкчелеге республика юлларында куркынычсызлыкны тәэмин итүгә зур игътибар бирә. Соңгы берничә айда теркәлгән юл-транспорт һәлакәтләре белән бәйле аяныч вакыйгалар бу өлкәгә игътибарның тагын да артуына китерде.

Качып котыла алмассыз...

ЮХИДИ штрафларын түләүдән качып йөрүчеләргә каршы көрәш һәрвакыттагыча алгы планга чыга. Әлеге уңайдан ЮХИДИ хезмәткәрләренә генә түгел, ә суд приставларына да тырышып эшләргә туры килә. Ник дигәндә, республикада штрафларын түләүдән качып йөрүчеләрнең һаман да шактый күп булуы билгеле.

Татарстанның суд приставлары идарәсе китергән мәгълүматларга караганда, 9 июньгә алар карамагында ЮХИДИ штрафларын түләүдән качып йөрүчеләргә карата салынган штрафлар буенча барлыгы 284 мең эш булган. Штрафларның гомуми күләме 256 миллион сум (!) тәшкил иткән. Шунысы мөһим: әлеге эшләрнең 188,5 меңе агымдагы елда кертелгән. Бу - якынча 178 миллион сум дигән сүз.

- Хәзерге вакытта 91 мең шундый документ буенча эш төгәлләнде инде. Нәтиҗәдә, Татарстан бюджетына барлыгы 84 миллион сум акча кайтарылды, - дип ассызыклыйлар Татарстанның суд приставлары идарәсендә.

500 сум гына димә...

Дәүләт автомобиль инспекциясе эшенә килгәндә, алар ЮХИДИ штрафларын түләүдән качып йөрүчеләргә карата шактый катгый чаралар куллана. Бу аңлашыла да: чөнки әлеге хокук бозучыларның күбесенең штрафларга исе дә китми. Алар аны түләү турында уйламый да. Нәтиҗәдә, хокук сакчылары катгый чаралар кулланырга мәҗбүр була да инде.

- 2015 елның 5 аенда Татарстан дәүләт автомобиль инспекциясе вәкилләре штрафларын вакытында түләмәгән юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларга карата 10,2 меңнән артык административ материал төзеде. Нәтиҗәдә, суд органнары хокук бозучыларны кулга алу турында 3217 карар чыгарды. 5734 кеше штрафка тартылды, 243 машина хуҗасы мәҗбүри эшкә җибәрелде, - дип хәбәр итәләр Татарстан ЮХИДИ идарәсенең матбугат хезмәтендә.

Бактың исә, штрафларын түләмәүчеләрне рәшәткә артына озату турында карар кабул иткәндә бурыч күләме әллә ни зур роль уйнамый икән. Кайбер машина хуҗаларын 500 сум штраф өчен дә рәшәткә артына озаталар хәтта. Мәсәлән, Яшел Үзәндә яшәүче 25 яшьлек машина йөртүчегә гыйнвар аенда 500 сум штраф килгән, әмма ул аны түләмәгән. Нәтиҗәдә, суд аны 12 көнгә ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарган.

Машинаңнан колак кагасың килмәсә

Соңгы елда штраф түләмәүчеләрнең транспорт чараларына арест салу кебек чара да шактый еш кулланыла башлаган. Аның нәтиҗәсе дә бар. Мәсәлән, быелның 5 ае эчендә барлыгы 36 машинага арес салынган. Чагыштыру өчен: 2014 елда республикада бары тик 78 транспорт чарасы гына хуҗасының штрафларын түләтүгә "тотылган" булган.

Өстәвенә, штрафларын түләүдән качып йөрүчеләрнең чит илгә чыгу мөмкинлеге дә чикләнә. Җәй айларында әлеге проблема аеруча актуаль төс ала. Шуңа күрә хокук сакчылары автомобиль хуҗаларын игътибарлы булырга чакыра.

Бактың исә, соңгы вакытта Татарстанда намуслы машина йөртүчеләрдән дә шикаятьләр килә башлаган икән. Күпләр штрафларын түләп тә, бурычлы кешеләр рәтендә калуыннан канәгать түгел. Суд приставлары идарәсе вәкилләре исә "Бу - вакытлы күренеш кенә", - дип тынычландыра. Әгәр дә приставлар төрле шикаятьләр белән мөрәҗәгать итә башлый икән, аларга штрафның түләнгәнлеген раслый торган махсус документ юллау да җитә.

Шунысын да искәртик: хәзерге вакытта административ җаваплылыкка тартылган машина йөртүче штрафын 60 көн эчендә түләргә тиеш. Әгәр дә аңа бу вакыт җитми икән, ул административ җаваплылыкка тартылачак. Нәтиҗәдә, автомобиль хуҗасына салынган штраф күләме ике тапкырга арттырыла яисә ул 15 көнгә ирегеннән мәхрүм ителә. Суд тарафыннан билгеләнгән мәҗбүри эшләрнең вакыты 50 сәгатькә кадәр җитәргә мөмкин.


Рәмзия ЗАКИРОВА.

Материал интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев