ЮХИДИ хисап тота
438 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган. 50 очракта матди зыян китерелгән. 4сендә кешеләр имгәнгән. 8 машина йөртүче исерек килеш тотылган.
- Күгәй - Акъегет юлында «ВАЗ-2114» автомобилен йөртүче 25 яшьлек кыз дистанция саклый алмаудан йөкле арбаны бәрдергән. Нәтиҗәдә 63 яшьлек ирнең бәрелгән урыннары күп булган.
- Йошкар-Ола - Яшел Үзән юлында «ВАЗ-211540» автомобилен йөртүче 74 яшьлек ир Сафоново ягыннан төп юлга чыкканда машиналарга өстенлек бирмәгән. ДТП чыгып, «ВАЗ-21154» автомобилен йөртүче ирнең баш мие селкенгән, Яшел Үзән дүваханәсенә җибәрелгән. «ВАЗ-211540» автомобилен йөртүченең кабыргалары, аягы сынган. «ВАЗ-21156»ны йөртүче ирнед баш мие селкенгән, кулбаш сөяге сынган.
- Яшел Үзән - Волжск объездында «Лада-Калина» автомобилен йөртүче 29 яшьлек ир машинасын каршы юнәлешкә чыгарып, «Шевроле-Каптива»ны йөртүче 39 яшьлек ирнең кулбаш сөяге сынган. «Лада-Калина» пассажиры 13 яшьлек малайның баш мие селкенгән.
- Йошкар-Ола - Яшел Үзән юлында «ВАЗ-321074» автомобилен йөртүче 20 яшьлек егет тиешсез урыннан юлдан йөгереп чыгып барган 47 яшьлек җәяүлене бәрдергән. Җәяүленең башы нык җәрәхәтләнгән. Аны реанимациягә салганнар.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА кизү торды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев