Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Әйшә мәктәбе укучылары музейда

Беркөнне татар теле укытучыбыз Каюм Насыйри музеена бару турында хәбәр җиткерде. Без моңа бик шатландык. Билгеләнгән көн килеп җитүгә Казан шәһәренә юл алдык.

Каюм бабай безне капка төбеннән үк көтеп алган кебек тоелды миңа. Урамнан ук ниндидер хис, дулкынлану тойдым үземдә.

Каюм Насыйри музее 2002 елда ачылган. Ул Казанның Иске татар бистәсендә урнашкан. Ишекне ачып керүгә үк ниндидер бер сихри дөньяга эләккән кебек булдым. Безне 19нчы гасырга караган экспонатлар каршы алды. Алар ярдәмендә шул чор күз алдыма килеп басты.

Бу музейда К.Насыйри турында бик күп мәгълүматлар тупладык. Аның күп эшләр алып барганын белдек. Миңа бигрәк тә галимнең дару үләннәре белән кызыксынуы бик ошады. Музейның бер почмагында шушы үләннәрнең эленеп торуы, аның бу эшенә дәлил булып тора кебек.

Шушы бөек кешенең якташыбыз булуына чиксез горурландык. Бу очрашуыбызның истәлеге булып калсын дип, якташ мәгърифәтчебез турында язылган буклетлар, китаплар сатып алдык. Аннан алган тәэсирләребезне, хисләребезне сүз белән генә әйтеп бетереп булмый.

Әгәр арагызда музейда булмаганнар бар икән, Каюм Насыйриның тормышы, иҗаты белән шул экспонатлар ярдәмендә танышырга киңәш итәм.

Гафиятуллина Зәринә,

Әйшә урта мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев