Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җырлый белмәгән өчен «өчле» кую дөресме?

Россиядә, мәгариф министры Ольга Васильева сүзләренә караганда, төп һәм урта гомуми белем турында аттестат бирү тәртибе үзгәрергә мөмкин.

Ведомство башлыгы сөйләвенчә, яңа кагыйдәләр педагогларга кайбер фәннәр буенча «зачтено» куярга мөмкинлек бирәчәк. Алар исәбендә, мәсәлән, сынлы сәнгать, музыка һәм физкультура бар.
Министр билгеләвенчә, кайбер урта белем бирү учреждениеләре «зачет» һәм «незачет» системасына күчкән дә инде. Әмма, аттестат алганда бөтен билгеләр биш баллы система белән бәяләнә.
Васильева фикеренчә, балаларның барысы да йөгерер гә, сикерергә, рәсем ясарга, җырларга ярата, әмма ул аларның һәрберсенең «биш ле»гә килеп чыкмый. Музыканы «ишетә» белмәгән өчен генә аттестатка «өчле» билгесе кую дөрес түгел. Министр, шул ук вакытта, мондый сайлауны һәр мәктәп үзе ясарга тиеш, дип ассызыклый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев