Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Йөрәге тулы ярату

Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән бүлегенә караучы Норлат бүлекчәсендә хезмәт итә ул - өлкән участок уполномоченные Дания Гыйләҗева.

2006 елда авырлыкларга карамастан кыю һәм мәрхәмәтле адымга бара - балалар йортыннан тәрбиягә бала ала. Шушы көннән алып бүгенге көнгә кадәр хыянәт ачысын тойган унбер кечкенә кешегә яратуын, гаилә җылысын бүләк итә. Бүгенге көндә гаиләсендә балалар йортыннан алынган 8 бала яши.
Дания Хәкимулла кызы тумышы белән Норлаттан. Урысбага мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыта. Шушында ук яңа гына армиядән кайткан булачак тормыш иптәше Әнәс Гыйльметдинович белән таныша. Өйләнешкәндә Даниягә нибары 18 яшь кенә була әле, бер елдан соң кызлары Әнисә туа. Бала шулкадәр зур авырлык белән дөньяга килә, табиблар Даниянең башка баласы булмаячагын да белдерәләр.
Чыннан да, озак еллар балага уза алмый ул. Шушы еллар эчендә читтән торып Казан пединститутын тәмамлап, эшен Косяково мәктәбендә дәвам итә.
2006 елда 18 еллык стажлы педагогны Норлат милициясенең ПДН инспекторы итеп чакыралар. Ул риза була. Хезмәте буенча Норлат балалар йортында да булыр­га туры килә. Менә шушында 4 яшьлек Сашаны күрә дә инде. Беренче очрашуда ук бала «Әни!» дип аның кочагына атыла. Килгән саен форма итәгенә тагылып йөри. Ятим бала Даниянең йөрәгенә кереп урнаша. «Башка болай булдыра алмыйм. Нәрсә дә булса эшләргә кирәк!» - ди ул иренә. Уйлашалар да, Даниянең әнисе Дамира Салаватулловнаның ризалыгын алгач, нигезләренә яңа гаилә әгъзасын алып кайталар. Шулай итеп, Саша булачак зур гаиләнең башлангычы була.
Саша гаиләгә шулкадәр тиз кереп китә ки, хәтта татарча да өйрәнә. Ә ике елдан 34 яшьлек Дания тагын авырга уза. «Аллаһ Тәгалә безне Саша өчен бүләкләде», - ди Дания Хәкимулловна үзе. Шулай итеп, кызлары туып, 18 елдан соң, күптән көтелгән уллары - Адел туа.
Авылда приемный гаиләләргә ярдәм итү үзәге эшли. Аны үзе дә 14 баланы тәрбиягә алган Рәисә Миңнуллина җитәкли. 2014 елда ул Даниягә тагын бер баланы - шук, әмма авыру 6 яшьлек Артемны алыр­га тәкъдим итә. Даниянең гаиләсе шунда ук ризалаша. Артем башта гаиләгә килергә каршы була, мондый гаиләләр турында аңа начар итеп сөйләгән булганнар, күрәсең. Башта кунакка гына килә. Балалар йортына кире кайтырга кирәк булгач, «Мин монда калам, әни!» дип, Даниянең аягына килеп сарыла. Рахит белән авырган Артем өчен Дания гаиләсе махсус сыер сатып ала. Яңа савылган сөт, өй ризыгы үз эшен эшли - ярты елдан соң малайны башкалардан аерып булмый башлый.
Ел башында полиция майоры Гыйләҗевага опека бүлегендә киңәшмәдә булырга туры килә. Анда Зур Ключи авылындагы бер гаилә тикшерелә, суд ата-ананы ярты елга хокукларыннан мәхрүм итә. Кечкенә кызларына яшь ярым, өлкәненә, малайларына - 8 яшь. Дания Хәкимулловна аларны да үзенә алырга карар кыла.
Лилиана Куликова
Тулырак газетаның 49нчы санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев