Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Йолдызлык» балалар бакчасында республика семинары

«Йолдызлык»та «Татарча сөйләшәбез» дип аталган республика семинар-стажировкасы булды.

«Йолдызлык»ның әле бик яшь булуына карамастан рес­публика күләмендә тәҗрибә уртаклашырлык дәрәҗәгә ирешүе - биредә эшләүче педагогларны югары бәяли. Бу балалар бакчасы мәктәпләргә белем нигезе төпле булган, татарча аңлаша алучы, көчле укучылар чыгарачак, әлбәттә. Биредә тәрбияләнүчеләр һәм аларның әти-әниләре - бәхетле. Әйе, бәхетле, чөнки алар иң заманча таләпләргә туры килерлек итеп төзелгән һәм җиһазландырылган бакчага йөриләр. Биредә татар телен рус телле балаларга гына өйрәтеп калмыйча, ата-аналар белән дә зур эш алып баралар. Татарстан мәктәпләрендә әлегә, шөкер, дәүләтнеке булып саналган татар теле дәресләрен укыталар, һәм балалар бакчасыннан ук татарча аңлаша белгән рус теллеләр өчен бу инде бик зур проблема булып тормаячак. Чөнки соңгы арада урыслар үз балаларына татар телен укытуга каршы чыга башлады. Бу низагларның нигезендә нәкъ менә ата-аналарның бу телне белмәве ята да инде.
«Йолдызлык»ка килүче балаларны иртән татарча музыка каршылый. Дәресләр дә нәниләрне йөдәтеп бетерер­лек итеп түгел, ә уен формасында алып барыла. Татарча мультфильмнар карап ял итәләр, бишек җырлары тыңлап көндезге йокыга талалар биредә. Төрле әкиятләрне сәхнәләштерәләр, хәтта физкультура дәресләрендә дә өйрәнгәннәрен ныгытып куярга җай табалар. Бу турыда язасы һәм язганны укыйсы гына җиңел, ә чынлыкта болар барысы да зур хезмәт һәм тырышлык таләп итә.
Гөлнара Вәлиева
Тулырак - газетаның 45нче санында.
Илсөя Завилейская фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X