Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җәйнең ямьле чаклары

4 июньнән балаларның нарат урманы эчендә урнашкан «Чайка», «Горьковец» һәм Муса Җәлил исемендәге сәламәтләндерү лагерьлары эшли башлады. Шәһәр мәктәпләрендә белем алучы 1000нән артык бала озын җәй буена табигатьнең иң гүзәл почмагындагы лагерьларда сәламәтлеген ныгыта алачак. Ата-аналар һәм аларның балалары өчен ихлас күңелдән шатланып кайттым «Чайка» лагерыннан. Идел буенда урнашкан әлеге...

4 июньнән балаларның нарат урманы эчендә урнашкан «Чайка», «Горьковец» һәм Муса Җәлил исемендәге сәламәтләндерү лагерьлары эшли башлады. Шәһәр мәктәпләрендә белем алучы 1000нән артык бала озын җәй буена табигатьнең иң гүзәл почмагындагы лагерьларда сәламәтлеген ныгыта алачак.
Ата-аналар һәм аларның балалары өчен ихлас күңелдән шатланып кайттым «Чайка» лагерыннан. Идел буенда урнашкан әлеге лагерь шәһәрдән шактый ерак һәм аның 8 гектардан артык мәйданны биләгән территориясенә теләсә кем кереп йөри алмый. Капкада авыр тимер йозак. Тәүлек әйләнәсе полиция һәм хосусый сак предприятиесе хезмәткәре кизү тора. Моннан тыш, балаларның һәркайсының шөгыле бар һәм алар отряд вожатыйлары белән берлектә көнозын нинди дә булса эш белән мәшгуль. Мин килгәндә иртәнге аш тәмамланган, балалар үзләренең яшәгән бүлмәсен җыештыра иде.
- Расписание балаларның кызыксынуын, яшен исәпкә алып төзелде, - дип сөйли оештыручы-педагог Елена Петрова. Ул монда инде сигезенче елын эшли. Мәктәптә укыганда үзе дә бу лагерьда ял иткән һәм балаларның теләк-мәнфәгатьләрен яхшы белә. - Лагерьның эше 4 сменада оештырылды һәм һәр смена махсус тема буенча эшли. 1нче сменага йөрүче балалар наркотикларга каршы көрәш юнәлешендә эш алып барса, икенче смена могҗизалар иленә сәяхәт кылачак. 3нче смена журналистикага багышлана, 4нчесе тәртип сакларга өйрәтәчәк. Балалар да үзләре теләгән сменага языла. Бу аларга киләчәктә һөнәр сайларга ярдәм итә.
«Чайка»да беренче сменада 132 бала ял итә, шуларның 50се - Яшел Үзән балалар йортында тәрбияләнүчеләр һәм алар җәй буена биредә. Балалар йорты малай-кызларын төрле отрядка бүлгәннәр. 2 яшьлек бала да, 17 яшьлек яшүсмер дә ял итә лагерьда.
- Балалар бик актив, - дип сүзгә кушыла лагерьда педагог булып эшләүче Яна Вәлиева. - Мин, югары уку йортын тәмамлап, Алманиядә, Төркиядә балалар-яшүсмерләр белән эшләп, бу өлкәдә күпмедер тәҗрибә тупладым. Безнең балалар ачык һәм кызыксынучан, ярдәмчел һәм тырыш. Безнекеләр белән эшләргә рәхәт, шуңа күрә дә мин биредә.
Яшел Үзәннең сәламәтләндерү лагерьлары республикада бик популяр: Кайбыч, Казан мәктәбе укучылары да безгә бик теләп килә. Каникул көннәрендә «Чайка»да 700гә якын бала ял итә алачак.
«Чайка», «Горьковец» һәм Муса Җәлил исемендәге сәламәтләндерү лагерьларыннан тыш, балалар өчен «Сосновый бор», «Васильевский» шифаханәсе базасында урнашкан лагерьлар да эшли. Стационар лагерьларның профильле сменасы 18 көнгә исәпләнгән һәм аларда, кагыйдә буларак, сәләтле балалар ял итә: спорт, рәсем сәнгате һәм музыка буенча өстәмә белем бирелә аларга. Палаткалар шәһәрчегендә яшәүне өстен күргән малайлар һәм кызлар өчен ел саен 7 көнлек ял да оештырыла. Кыскасы, күңелеңә ошаган лагерьны сайлап алырга мөмкинлекләр бар.
Әлифел ТАРАЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X