Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Әйләнә-тирә мохит – безнең белән сез ул

Чисталык ике айлыгы башланыр алдыннан Яшел Үзән районында ТР экология һәм табигый ресурслар министры Фәрит Абделганиев булып китте.

Делегацияне Александр Тыгин озатып йөрде. Министрлык вәкилләре Осиново, Әйшә полигонында, Васильево чистарту корылмаларында булды.
Бүгенге көндә Осиновоны су белән ГИСУ балансында торган төзелеп бетмәгән су заборы тәэмин итә. Халыкны су белән тәэмин итәргә тиешле бу корылма моннан алты ел элек төзелә башлап та, акча җитмәү сәбәпле, төзелеп бетмәгән иде.
- Бу корылманы төзеп бетерүнең хаҗәте дә юк, чөнки скважинадан килгән су эчәргә яраклы түгел, катылыгы 16 берәмлекне тәшкил итә. Идеалда яңа су заборы төзергә кирәк, - ди район башлыгы.
2020 елга кадәр үсеш перспективасы буенча 30-35 куб.м/сәгать дебитлы 7 су скважинасы һәм МКДга кадәр 5 км озынлыкта 400-500 см диаметрлы су торбалары сузарга кирәк.
Министр Осиново авылын су белән тәэмин итү буенча урынга килеп күчмә утырыш уздыруны тәкъдим итте.
Аннары Александр Тыгин Әйшә авыл җирлегендә кулланыла торган үзәкләштерелгән юынтык сулар сис­темасы турында сөйләде. Гамәлдәге канализация замана таләпләренә туры килми. Әйшә авыл җирлегенең экологиясен яхшырту өчен юынтык суларны чистарту өчен блоклы чистарту корылмалары төзү кирәклегенә басым ясады башлык. Шулай ук биологик чистарту корылмаларына да реконструкция таләп ителүен искәртте.
Васильевода да проблемалар җитәрлек. Чкалов, Ленин, Яр буе урамнары грунт сулары астында кала бара, бүгенге көндә известь катламы җимерелү куркынычы бар, дренаж станциясендә эшләүчеләргә хезмәт хакы түләргә акча юк, аны башка оешма җитәкчеләре түли. Министр Фәрит Абделганиев гидротехник корылманың техник характеристикаларын әзерләргә кушты һәм ярдәм итәргә ышандырды. Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы вәкилләре шулай ук Васильеводагы «Сосновый бор» шифаханәсендә дә булды. Шифаханә территориясендәге балаларны сәламәтләндерү лагеры министрда зур кызыксыну уятты. Директор сөйләве буенча лагерьда 7дән алып 16 яшькәчә балалар ял итә. Лагерьны карап чыкканнан соң, Фәрит Абделганиев «Сосновый бор»ның иң югары һәм заманча стандартлар буенча эшләвен билгеләп үтте. Очрашу кысаларында экология министры һәм шифаханә директоры биредә җәйге чорда экологик смена оештыру мөмкинлеге турында да киңәште.
Илсөя Завилейская.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев