Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Һәйкәлнең проекты бар, урыны юк

Яшел Үзән милли-мәдәни үзәк советы халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның юбилеен, шәһәр уртасында һәйкәл торгызып, зурлап каршыларга әзерләнә. Тукайга һәйкәлне шагыйрь юбилеена куярга иде, дигән зур теләк-омтылыш белән янып йөри алар. Булачак һәйкәлнең проект-эскизларын берничә рәссам эшләгән, һәркайсын нигез итеп алырга була, әмма алар экспертиза үтмәгән, нәтиҗәдә бер генә вариант...

Яшел Үзән милли-мәдәни үзәк советы халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның юбилеен, шәһәр уртасында һәйкәл торгызып, зурлап каршыларга әзерләнә. Тукайга һәйкәлне шагыйрь юбилеена куярга иде, дигән зур теләк-омтылыш белән янып йөри алар.
Булачак һәйкәлнең проект-эскизларын берничә рәссам эшләгән, һәркайсын нигез итеп алырга була, әмма алар экспертиза үтмәгән, нәтиҗәдә бер генә вариант та әлегә кабул ителмәгән. Һәйкәлнең урыны да билгесез.
-Тукаебызга һәйкәл шәһәр үзәгендә куелырга тиеш, - дип сөйли милли-мәдәни үзәк советы рәисе Клара Филиппова. - Рәссамнар булачак һәйкәлнең проект-эскизларын ясаган иде. Һәйкәлнең иң яхшы проект-эскизы дип Эдгард Филипповныкын атаганнар иде, әмма ул эшләрен кире алырга карар итте. Шулай да бу мәсьәләгә әле нокта куелмады, проект-эскизларны ясарга мөмкин. Махсус комиссия аларны иртәме-соңмы барыбер тикшерер дип уйлыйбыз. Һәйкәлнең төгәл урыны билгесез. Музей каршында һәйкәлгә җир бүлеп бирүне сорап мөрәҗәгать итсәк тә, безнең сүзләргә колак салучы юк. Ә һәйкәл халкыбызга бик тә кирәк.
Утырышта катнашучылар мәктәпләрдә ата-аналар җыелышлары үткәрү турындагы мәсьәләне дә тикшерде. Әхлак, гаиләдә бала тәрбияләү темасына багышланган ата-аналар җыелышының беренчесе 20 ноябрьдә 16нчы мәктәптә булса, соңгысы 21 майда 14нче мәктәптә булачак. Гадәти булмаган бу җыелышларда депутатлар, мәгариф идарәсе хезмәткәрләре, милли-мәдәни үзәк советы әгъзалары, дин әһелләре катнашыр дип көтелә.
Шәһәр хәзрәтләре катнашкан утырышта мәчетләргә экскурсия оештыру турында да сүз булды.
- Экскурсияләрнең төгәл вакыты билгеләнсә, балаларны һәм аларны озатып йөрүчеләрне каршы алып, тиешле экскурсия үткәрергә без әзер, - ди Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Гатаулла. - Өйдә сөйләшүне дәвам итү өчен, балалар әти-әнисе белән килсә, очрашу тагын да җанлырак-яхшырак булыр иде. Балаларның сорауларына җавап биреп, диннәр турында 10-15 минутлык лекция укырга да әзер без. Һәрхәлдә, мондый экскурсияләр эзсез узмаска тиеш.
Утырышта мәгълүм булганча, кайсыбер мәктәп укучылары мәчетләргә бик теләп йөри.
- Безгә бу җәһәттән бик җайлы туры килде, - дип сөйли 7нче урта мәктәп директорының милли мәсьәләләр буенча урынбасары Резеда Зәйнуллина. - Укытучыбыз Салисә Исхакова ел саен балаларны шәһәр күләмендәге Коръән укучылар бәйгесенә әзерләп кенә калмыйча, мәктәптә балалар арасында да, укытучылар һәм техник хезмәткәрләр арасында да әхлак, дин, тәрбия мәсьәләләренә, дини бәйрәмнәргә багышлап зур эш алып бара. Без бик рәхмәтле аңа. Аллаһ Тәгалә җибәргән кеше ул, чын мәгънәсендә.
16нчы урта мәктәптә әхлак дәресләрен инглиз теле укытучысы Алия Шәвәлиева бик тә үтемле итеп оештыруы белән укучыларның һәм коллегаларының хөрмәтен яулаган.
Әлифел ТАРАЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X