Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җырлы гомер – бәхетле гомер

Мин аны беренче тапкыр Норлат авылы Сабан туе мәйданында күргән идем. Моңлы җырлавын тыңлап, бәйрәмгә читтән артист чакыртканнардыр дип уйладым. Баксаң, ул күрше Мулла Иле авылыннан Фирдания Зарифуллина булып чыкты. Соңрак якташымның җырларын радио-телевидениедән ише­теп, аның өчен сөендем. Хәзерге күп кенә яшь җырчылар кебек, Фирдания апа эстрада йолдызы булып кабынырга...

Мин аны беренче тапкыр Норлат авылы Сабан туе мәйданында күргән идем. Моңлы җырлавын тыңлап, бәйрәмгә читтән артист чакыртканнардыр дип уйладым.
Баксаң, ул күрше Мулла Иле авылыннан Фирдания Зарифуллина булып чыкты. Соңрак якташымның җырларын радио-телевидениедән ише­теп, аның өчен сөендем. Хәзерге күп кенә яшь җырчылар кебек, Фирдания апа эстрада йолдызы булып кабынырга ашкынмый, ул - үзе, тамашачысы өчен чын күңелдән җырлый. «Җырсыз яши алмыйм, бу бер шөгылем, ләкин минем өчен һәрчакта да гаиләм, яраткан эш урыным - балалар бакчасы беренче урында», - ди ул.
Җырлы-моңлы гаи­ләдә туып үскән кыз үзе кечкенәдән җырчы булырга хыялланган. Шуңа да, мәктәпне тәмамлау­га, Мәдәният һәм сәнгать институтына укырга кергән. Ләкин язмыш дигәнең үзенекен итә бит. Кияүгә чыгып, бала тапкач, яңа диплом алган яшь белгеч балалар бакчасына юл тоткан. Ә анда нәкъ менә музыкаль хезмәткәр кирәк икән. Шул көннән бирле инде менә 18 ел балалар белән эшли Фирдания апа. Аның укучылары төрле халыкара бәйгеләрдә җиңү яулый, шәһәр конкурсларында катнаша, «Яңа гасыр» тапшыруында бара торган «Җырлы-моңлы балачак» программасында чыгыш ясый.
Фирдания апаның ире Илһам абый да җыр­ларга ярата, баянда уйный. Алар өч бала тәрбияләп үстерәләр.

Эльвира МОЗАФФАР

Журналистның тулы язмасын газетабызның 45нче саныннан (25 июнь, 2014) укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X