Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җылылык сезонына әзерләнү өчен бурычлылар комачаулый

Яшел Үзән җылылык челтәре хезмәткәрләренә киләсе сезонга кулланучыларның бурычлары аркасында килеп чыккан җитешсезлек шартларында эшләргә туры килә.

Яшел Үзән җылылык челтәре предприятиесе җитәкчесе Илнар Җиһаншин белдергәнчә, соңгы өч елда предприятиеләрдән 49,5 млн сум акча кермәгән һәм тулаем бурыч суммасы 161,7 млн сум тәшкил итә. Бу ярты ел эчендә 23,2 млн сумга үскән дигән сүз. Халыкның 144,4 млн сум бурычы булса, оешмаларның - 17,4 млн сум.
Директор сүзләренә караганда, идарәче компанияләр, ТСЖ, ЖСК бурычлылар белән канәгатьләндерерлек эшләми. 2016 елның беренче яртысына халыктан акча җыю 95% тәшкил итә.
- 2015 елның 1 декаб­рендә оешкан «Управдом+» ҖЧШ инде 1,7 млн сум бурыч җыярга өлгергән. Июнь аенда бу компания белән әҗәтләрне реструктуризацияләү (бурычның срогын кичектерү яки күпмедер өлешен кичерү) турында килешүгә кул куелган иде. Ләкин беренче аенда ук түләү графигы өзелде. «Управдом+» ширкәте идарә компаниясе «Управдом» ширкәте урынына төзелгән иде, - дип искә төшерә Илнар Җиһаншин, - җылылык энергиясе өчен 6,8 млн сум бурыч җыеп, хәзерге вакытта юкка чыгарыла. Һәм бу беренче очрак түгел.
2016-2017 ел җылылык сезонына әзерлек кысаларында төзекләндерү фондына 34 млн сум акча каралган. Бу суммага ел ахырына кадәр 1,5 чакрымга сузылган җылылык челтәренә, 18 котельныйга ремонт һәм башка чаралар каралган. Бүгенге көнгә 15,2 млн сум үзләштерелгән, бу планлаштырылган ремонт программасының 45%ын тәшкил итә дигән сүз.
- Җылылык челтәренең хезмәт итү норматив вакыты 20 ел һәм ел саен 6 чакрымын алыштырып торырга кирәк. Ел да 4 километрдан артык челтәрне төзекләндереп бетерә алмыйбыз, шуңа да сафтан чыгып, аварияләр килеп чыга.
Бүгенгә 926 объектның 421е җылылык сезонына әзер. Җәй тиз узып китәр, ә алда кызу эш. Вакытында фатирларыбызга җылылык килсен дисәк, җылылык челтәре предприятиесе хезмәткәрләре эшен генә көтеп утырмыйча, бурыч тупламасак иде.
Алия Гаязова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев