Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җәйге лагерьлар балаларны көтә

Бик тиздән, ел буе гыйлем гранитларын кимерә-кимерә алҗып беткән балаларыбыз өчен, ләззәтле җәйге ял вакыты җитәчәк. Ә аларның ата-аналарына мәшәкатьле чор башлана: «Без эштә вакытта бу бала нишләп бетәр икән?» - дигән борчулы уйлардан баш ката инде. Коткарса, бу мәсьәләдән, әлбәттә, җәйге лагерьлар коткарачак. Һәм бу шулай да. 2015 елда...

Бик тиздән, ел буе гыйлем гранитларын кимерә-кимерә алҗып беткән балаларыбыз өчен, ләззәтле җәйге ял вакыты җитәчәк. Ә аларның ата-аналарына мәшәкатьле чор башлана: «Без эштә вакытта бу бала нишләп бетәр икән?» - дигән борчулы уйлардан баш ката инде.

Коткарса, бу мәсьәләдән, әлбәттә, җәйге лагерьлар коткарачак. Һәм бу шулай да. 2015 елда балаларга ялларны оештыру өчен Яшел Үзән муниципаль районына респуб­лика бюджетыннан 24 млн 849 мең бүленгән. Шуларның 23 млн 369 мең сумы - балаларның һәм яшьләрнең җәйге ялларын, ә 1 млн 480 мең 548 сумы көзге һәм кышкы каникулларын оештыру максатына юнәлтелгән. 2015 елның җәйге кампаниясендә 6499 бала ял итәчәк, дип планлаштырыла.
Быелгы җәйге каникул аралыгында Яшел Үзән муниципаль районында түбәндәге лагерьлар эшләячәк:
- җәйге стационар сәламәтләндерү лагерьлары: М.Җәлил исемендәге, «Горьковец», «Мечта», «Васильевский» санаториясе җирлегендә, «Кичиер», «Берсут» ял базаларында;
- мәктәп яны көндезге лагерьлар;
- ял һәм хезмәт лагерьлары;
- палаткалы профильлы сменалар һәм стационар лагерьлар.

Гөлнара ВӘЛИЕВА.

Язманың тулырак вариантын газетаның 36нчы саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X