Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җәйге каникулларда балалар ял белән генә түгел, эш белән дә тәэмин ителгән

Бар шундый балалар, өч ай буе ял итеп яту - алар өчен кызык түгел. Әйе, әйе, бар алар, зарыгып көтеп алынган җәйге ялларын кызганмыйча, мәктәп формасын эш киеменә алмаштыручылар.

Кайберләре үзләренең ихтыяҗларына әти-әниләренең кесәләрен юкартасылары килмичә, акча эшләүне максат итеп куйса, икенчеләре - гаилә бюджетына әзме-күпме файда китерү теләге белән яна. Әле бар тагын шундый балалар - аларын телиме-теләмиме, эшкә җикмәсәң, үзеңә кыйммәткә төшүе мөмкин бу ялларның.
Менә шуларны исәпкә алып, Яшел Үзәннең хезмәт белән тәэмин итү үзәге аркылы, 14 яшьтән алып 18 яшькәчә булган 800 укучы яшүсмерне каникул вакытында вакытлыча эшкә урнаштыру планлаштырыла. Аларның 110ын (14%) профилактик учетта торучы укучылар тәшкил итә. Бу категория балаларын эшкә, төзү-төзәтү бригадаларына, төрле лагерьларга иң беренче чиратта урнаштыруның зарурлыгы турында уку-укыту оешмаларында даими аңлату эшләре алып барыла. Яшел Үзәннең мәшгульлек үзәге, эшләүче балаларга финанс ярдәм йөзеннән, аена 1275 сум түлиячәк. Шәһәребездә һәм районыбыз җирлегендәге күп кенә оешмалар, балигъ булмаган яшүсмерләргә һәм студентларга каникул вакытларында, эш урыннары тәкъдим итәчәк.

Гөлнара ВӘЛИЕВА.

Язманың тулырак вариантын газетаның 37нче саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X