Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Язның нәфис хәбәрчесе

Ул әлбәттә инде кара каргалар.

Язны нәкъ менә алар канатында килә диләр. Хәзер каргалар элеккечә җылы якларга ук китеп мәшәкатьләнми, ә урта полосада гына кыш чыга икән. Бу кошлар үзләренең «кар-кар»лары белән ачуны чыгарсалар да, матур, акыллы һәм бик зирәкләр.

Кара карга (грач) – 
карга (ворон) түгел

Бу ике кошны бик еш бутыйлар. Әмма кара карганың томшык төбендә ачык соры төстә каурыйсыз боҗрасы бар. Алар яңа сукаланган җирдә төрле бөҗәкләрне чүпләргә ярата, иң зур зарар китерүче май коңгызы кортларын тиз арада юк итеп, кешеләргә һәм табигатькә бик зур ярдәм итәләр.

Интуицияләре бик көчле
Кара каргалар начар кеше белән яхшы кешене аерып, хәтерләрендә саклый ала. Куркыныч янаганда бер-беренә сигнал бирәләр. Ә андый сигналларга реакцияләре төрле: югары рангтагы кара карга (бигрәк тә тәҗрибәле һәм хөрмәтле ата кош) сигналы, яшенекенә караганда күбрәк игътибарны җәлеп итә. Әгәр дә яшь кош юк кына нәрсәдән куркып тавыш бирә икән, аны әйтерсең лә ишетмиләр дә.

Гадәти булмаган гадәтләр 
Авыл кошлары шәһәрдәге туганнарыннан аерылып тора. Авылныкылар кешеләрдән курыкмасалар да,  тораклардан читтәрәк яшәргә тырыша. Ә шәһәрдәгеләр кешеләрне үзләренеке итеп кабул итә. Ояларын корылмаларга ясыйлар, электр линияләрен һәм биек сәнәгать биналарын яраталар.  Әлеге кошларның урманнардан кеше яшәгән урыннарга миграциясен чүп-чар контейнерларында азык-төлек калдыкларының артуы белән бәйлиләр. Галимнәр уйлавынча, элек күчмә булып саналган регионнарда, шушы ук шартлар күп кенә көтүләрнең утрак тормыш рәвешен үз итүенә китергән.

Халык әйтсә хак әйтә
Кара каргаларга кешеләр һәрвакыт хөрмәт белән караган, хәтта үз күзәтүләре буенча нәтиҗәләр дә ясаган. Мәсәлән: әгәр дә кара каргалар ояларын ташлап китә икән, кайгы-хәсрәт киләсен көт тә тор.
Борынгылар әйтүенчә, әгәр дә кара карга оясын ташлап китсә, янындагы йорт хуҗасының дәвамчысы булмаячак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X