Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Язгы каникул операциясе башланды

Яз җитте. Язгы кояш урамга тартып тора. Бу чорда балаларның урамнан керәсе килми.

Уйныйлар, уен белән мавыгып алар автомобиль күп йөри торган юлларга йөгереп чыгарга һәм шуның белән фаҗига чыгарга мөмкин.

Яшел Үзән автоинспекциясе 19 марттан алып 31 мартка кадәр "Язгы каникуллар" максатчан профилактик операциясе уздыра. Төп максаты - балалар юл-транспорт травматизмын киметү. Бу чорда шулай ук "Бала - төп пассажир!" акциясе дә уза. Аның кысасында ДПС хезмәткәрләре балаларны машиналарда креслосыз йөртүчеләрне ачыклаячак.

-2015 ел башыннан Яшел Үзән юлларында 3 юл-транспорт фаҗигасендә 3 бала зыян күрде, - дип сөйли бу уңайдан Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рамил Идиятуллин. - Менә мәсәлән, 4 февральдә Мәскәү-Уфа юлында "ВАЗ-21102" автомобилен йөртүче 31 яшьлек Смоленск өлкәсендә яшәүче машинасын каршы юнәлешкә чыгарып, йөк автомобиле белән бәрелеште. Нәтиҗәдә аның үзен, хатынын һәм 4 яшьлек баласын тән җәрәхәтләре белән Казанга РКБга илтеп салырга туры килде. Бала ФЭСТ адаптеры белән эләктерелгән булган.

Балалар юл фаҗигаләренә эләкмәсен өчен ЮХИДИ хезмәткәрләре язгы каникул көннәрендә ата-аналарга балаларына юл кагыйдәләрен аңлатырга кирәклеген искәртә. Әйтик, юлларда велосипедта яисә роликларда йөрергә, якынлашып килүче транспорт булганда юлны аркылы чыгарга ярамый. Юлларда велосипедта 14 яшьтән генә йөрергә рөхсәт ителә, ә мопедта 16 яшьтән булганнарга һәм аларның "М" категориясендәге кенәгәсе булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев