Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Язгы чакырылыш кампаниясе башланып китте

Татарстанда армиягә барудан качып йөрүче егетләр саны елдан-ел кими. Хәрби хезмәт урыныннан качып киткән татарстанлылар исә узган ел, гомумән дә, теркәлмәгән. Өстәвенә, армиягә чакырылучыларның сәламәтлеге дә елдан-ел яхшыра икән...


Билгеле булганча, 1 апрель көнне Россиядә армия сафларына язгы чакырылыш кампаниясе башланып китте. Агымдагы елда хәрби хезмәт комиссияләренә республикадан барлыгы 21 мең ир-егет чакырылачак. Аларның бары тик 4 меңе генә солдат каешы буар дип көтелә.


Хәрби хезмәткә алынучыга бирелә торган кирәк-яракларга тукталсак, һәрбер яшь солдатка кәрәзле телефон һәм махсус банк картасы тапшырылачак. Әлеге банк картасына ай саен 2 мең сум күләмендә акча күчереләчәк. Ятимнәргә түләнә торган акча күләме исә - 3 мең сум. Өстәвенә, аларга махсус букча да каралган. Кагыйдә буларак, анда гигиена кирәк-яраклары. Араларында теш пастасы, тастымал, энә-җеп кебек әйберләр генә түгел, ә кул кремы, аяк өчен махсус гель, ирен бальзамына кадәр бар.

- Билгеле булганча, армиядә хезмәт итү сыйфаты соңгы елларда шактый үзгәрде. Хәрби частьләрдә һәрбер солдат өчен уңай шартлар тудырылган. Күпләр 1 ел вакытның шактый тиз узуын ассызыклый. Без Татарстаннан киткән егетләр хезмәт итә торган урыннарга барып, алар белән аралашабыз. Күпләр хәрби частьләрдәге шартлардан риза булулары турында белдерә, - дип дәвам итте сүзен Сергей Погодин.

Билгеле булганча, армиягь чакырылучылар - 18-27 яшьлек ир-егетләр. Хезмәт вакыты - 1 ел. Югары белеме булган егетләргә сайлау мөмкинлеге тудырылган. Ул хәрби чакырылыш буенча бер еллык хезмәткә алына яки инде ике-өч ел дәвамында контракт буенча хезмәт итә ала. Контракт буенча хезмәт итүнең төп өстенлеге - хезмәт хакы. Кагыйдә буларак, алар ай саен 20 мең сумнан югарырак күләмдә акча алып эшли.


Рәмзия ЗАКИРОВА.

Материал интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X