Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Язга көздән үк әзерләнәбез

Язын гына түгел, көзгә кергәч тә чистарынырга кирәк.

Районның башкарма комитетының 15 сентябрендә чыккан карары нигезендә, шәһәр һәм районны санитар чистарту буенча бер айлык игълан ителде.
Кайсы җирне чистартырга икән дип аптыраучылар өчен торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты тарафыннан карта төзелгән. Монда кайсы оешмага нинди территория беркетелгәнне яхшы күрергә мөмкин. Һәм бу карта предприятие-оешмаларның электрон адресына юллана.
- 17 сентябрьдә беренче шимбә өмәсе үткәрелде. Анда 550дән артык кеше катнашты. Бердәм сайлау көнендә күл буенда каен агачлары утыртылды. Өмәләр шимбә генә түгел, ә чәршәмбе көнне дә үткәреләчәк, - дип сөйли департамент җитәкчесе Олег Анисимов.
Бу көздә рәткә китереләсе тагын бер участок - Яшел Үзән - Казан трассасы өстәлде. Бу юлны тәртиптә тоту өчен шәһәрнең 10 оешмасы беркетелгән.
- Юллары чистартылмаган районның үзендә дә тәртип булмый. Көзге өмәдә җыештырып кына калмыйча, төп басымны агач, куак утыртуга юнәлтергә кирәк. Районда да эш җитәрлек, мәсәлән, Түбән Карамалыда яңа мәчет территориясен рәткә китерәсе бар, - дип авыл башлыкларына мөрәҗәгать итте Александр Тыгин.
Шулай итеп, барыбыз да чәршәмбе, шимбә өмәләрендә катнашып, тирә-юнебезне чистартуда үз өлешебезне кертик.
Алия Гаязова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев