Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яз килде. Ташуга әзер торыйк

Менә кояш караган көннәргә дә күп калмый. Март быел салкын килсә дә, яз үзенекен итәр. Яз җитүгә ташу турында баш вата башлыйбыз. Яшел Үзән районы елга-күлләргә бай булгач, Аллаһ сакласын, су басу куркынычы да бар. Шуңа күрә кар эрегәндә, елга-сулыкларда боз киткәндә сак булырга, иң мөһиме - алдан чарасын күрергә...

Менә кояш караган көннәргә дә күп калмый. Март быел салкын килсә дә, яз үзенекен итәр. Яз җитүгә ташу турында баш вата башлыйбыз.
Яшел Үзән районы елга-күлләргә бай булгач, Аллаһ сакласын, су басу куркынычы да бар. Шуңа күрә кар эрегәндә, елга-сулыкларда боз киткәндә сак булырга, иң мөһиме - алдан чарасын күрергә кирәк. Авыл җирлеге башлыкларына шундый бурыч куелган. Боларга өстәп, 2012 елгы кимчелекләрне төзәтергә кирәк. Әйтик, былтыр 18 апрельдә кинәт җылытып китүдән кырларда кар нык эреп, Зур Ключидәге Волостнов урамының бер өлешен су баскан иде. 24 апрельдә яңгыр нык явып, Мамадыш-Әкил авылындагы кайбер урамнарны су басты. Татар Танаенда хәтта йортларга су керде. Октябрьский, Васильево, Атлашкино тирәсендәге бакчачылык җәмгыятьләре өлешчә су астында калды.
- Ел саен район территориясендә сулыкларны күзәтү мониторингы алып барыла. Су үлчи торган төп пост Горький исемендәге заводта булса, Гөбенә һәм Зөя елгаларында да гидропостлар куела, - дип сөйли МЧСның Яшел Үзән идарәсе җитәкчесе Вячеслав Долганов. - 2се Васильевода булачак. Авыл башлыклары үз территорияләрендә мониторинг алып барырга, һәр фактны теркәп һәм хәбәр итеп торырга тиеш. Территориядә булган авыр техниканың исәбе алып барыла. Торак йортларның идән асларына, базларына тулган ташу суларын суыртырлык техника булдыру да зарур. Былтыр, мәсәлән, шәхси секторда базларына су кергән йортлардан су суырту бик проблемалы булды. Шуңа күрә су суырту техникасын алдан исәпкә алып куярга кирәк. ФАПларны кирәкле медикаментлар, сәүдә нокталарын беренче кирәк-ярак белән тәэмин итү шулай ук мөһим бурыч. Ялгыз яшәүче өлкән кешеләрнең һәм инвалидларның исемлеген төзеп, аларга җаваплы кешеләр билгеләргә
Бүгенге көнгә Иделдә су биеклеге 51,5 м тәшкил итә. 56-58 м критик биеклек булып санала.
Яшел Үзән районында сигез авыл җирлеге, 14 торак пункт су басу куркынычы янаган зонага кертелә (Васильево, Карамалы Тау, Өтәк, Бузай, Салатчы, Мулла Иле, Зур Өтәк, Прибой, Албаба, Булатово, Татар Наратлысы, Акъегет, Татар Танае, Щурячий утравы, Октябрьский). Әлеге зонада 2073 кеше яшәп, 955 хуҗалык исәпләнә.
Әлфия Зыякаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев