Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшүсмерне бәрдергән

Балаларның кышкы каникуллары чорында автомобильчеләргә юлларда бик карап кына йөрергә кирәк булды.

Балаларның үзләренә дә шундый ук таләпләр куелдыф. Дәүләт автоинспекциясе ягыннан «Кышкы каникуллар» дигән махсус операция дә уздырылды. Әмма бөтен җирдә дә иминлек кагыйдәләре үтәлде дип әйтеп булмый.
9 гыйнварда Яшел Үзәннең Ленин урамындагы 39а йорты янында «Тойота Урбан» автомобилен йөртүче 67 яшьлек ир-ат Юность урамы ягыннан Татарстан урамына таба барганда җәяүлеләр чыга торган урында РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 14.1нче пунктында каралган таләпләрне бозып, җәяүлегә юлдан чыгарга өстенлек бирмәгән. Нәтиҗәдә, ул 13 яшьлек яшүсмерне бәрдергән. Шәһәрнең үзәк урамнарында да кагыйдә бозу бернинди аклауларга да лаек түгел. Бу әйтелгән урыннарда балалар аеруча күп йөри бит.
Зыян күргән яшүсмерне Яшел Үзән ра йон үзәк дәваханәсенә алып киткәннәр. Ярый әле, бәхетенә, яшүсмернең бәрелгән җирләре булса да, сынган урыннары булмаган. Аңа медиклар бер тапкыр ярдәм күрсәтеп, өенә кайтарып җибәргән.
Хәзер кеше бәрдергән өчен бу автомобильчегә җавап тотарга туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев