Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшүсмерләр – суд эскәмиясендә

Прокуратурага 15 һәм 17 яшьлек ике яшүсмергә карата гаепләү карарын раслап, ачылган җинаять эшен судка җибәрергә туры килгән.

Бу ике яшүсмер дә кыңгыр эшне кылганчы башта план корган. Шуның нигезендә алар Мирныйдагы сәүдә үзәгенә юл тоткан.
- Сәүдә залында аларның һәрберсе үзенә джемпер сайлап алып, примерка кабинасына берсе кереп, икенчесе күзәтергә калган, - дип сөйли бу турыда прокурорның өлкән ярдәмчесе Эдуард Миннегалиев. - Кабинага кергәне ике джемперны да рюкзакка салган. Аларның һәркайсының бәясе 1660 сум тора. Аннан соң алар касса терминалы аша сак кына чыгып киткән.
Әмма сәүдә ноктасына шактый зыян салган бу яшүсмерләр барыбер тотылган. Хәзер аларның икесенә дә кылган гамәлләре өчен җавап тотарга туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев