Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшүсмер янгыннан ирне коткарган

Лениногорск районында яшүсмер янган йорттан ир-атны коткарган. ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, янгын 23 февраль кичендә башланган.

Сигнал коткаручыларга Урмышлы авылыннан 19 сәгатьтә,килеп ирешә. 
Ике минут эчендә янгын сүндерүчеләр урынга килеп тә җитә, биредә җыелган халык йортта 1965 елгы ир-ат булганын, аны уттан бер яшүсмернең алып чыгуын хәбәр итәләр. 
15 яшьлек егет Фларид Садриев 
янгынны күреп алуын һәм үги әтисе белән бергә ярдәмгә йөгергәнен сөйли. Аның үги әтисе янучы өй янында кала һәм янгын сүндерүчеләрне каршы ала, ә малай бу вакытта ут камап алган өйгә керә. Ишекне ачкач, яшүсмер түр почмакта телевизорның янганын, бинаның тулысынча төтенгә батканын күреп ала, ә йорт хуҗасы ишек янында йөзтүбән яткан була. Малай йортның хуҗасын сул беләгеннән тотып, янып торган йорттан урамга тартып чыгара. Урамда аларны халык каршы ала, алар коткарылган кешене күрше йортка күчерә, анда аңа фельдшер ярдәм итте. 
Янгынны 21 минут эчендә бетерәләр, 100 квадрат метр мәйданлы бер катлы йорт тулысынча юк ителә, күрше корылмалар зыян күрмәгән. Янгынның беренчел сәбәбе - электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен бозу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев