Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшенле яңгыр көтелә

Бүген, 5 августта, Татарстанда аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Көндез яңгыр яву ихтималы бар. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең бүгенгә фаразлары шундый.

Яшен булырга мөмкин. Төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан искән талгын җилнең, яшен вакытында тизлеге секундына 15-20 метрга җитеп, көчәю мөмкинлеге фаразланыла.

Һава температурасы бүген Татарстан буенча уртача - 19-24, Казанда - 20-22 градус җылы булачак.

6 августка каршы төндә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы саклана. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр көтелә. Һава температурасы 14 градустан да югары күтәрелми, дип хәбәр итә интертат.ру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев