Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәннең Татар Наратлысы авылында бөтен халык клубка җыелган

Октябрьдә зурлап өлкәннәрне искә алалар. Шәһәр җиредә аларны мунчага бушлай кертәләр, чәчтарашханәләрдә бушлай хезмәт күрсәтәләр. Ә бездә мондый нәрсәләр Аллаһка шөкер барысы да үзебездә. Чәчләребезне дә шәригать кушканча матур итеп йөртәбез. Ә авылда безнең кебекләргә нинди хөрмәт дисезме? Мәҗлесләр оештырып зурлыйлар. Әле менә авылыбыз кечкенә булса да, зурлап оештырдылар аны....

Октябрьдә зурлап өлкәннәрне искә алалар. Шәһәр җиредә аларны мунчага бушлай кертәләр, чәчтарашханәләрдә бушлай хезмәт күрсәтәләр. Ә бездә мондый нәрсәләр Аллаһка шөкер барысы да үзебездә. Чәчләребезне дә шәригать кушканча матур итеп йөртәбез.

Ә авылда безнең кебекләргә нинди хөрмәт дисезме? Мәҗлесләр оештырып зурлыйлар. Әле менә авылыбыз кечкенә булса да, зурлап оештырдылар аны. Башлап йөрүчеләр мәдәният хезмәткәрләре, авыл җирлеге хезмәткәрләре һәм аларга мәчеткә бик булышып торучы Фәгыйль Абдулин дигән кеше.

Киенеп-ясанып авыл клубына җыелдык. Хәзер халык иркен яши, барысы да җитеш. Әмма халыкка аралашу җитми. Менә шушы бушлыкны мондый мәҗлесләр тутыра. Карашәм авылы үзешчәннәре Фидалия Гайфуллина, Фәния Гайфуллина, Зөлфия Хәялиева, Светлана Минһаҗева бик матур концерт куйды. Алар бик осталар икән, Казанга "Аулак өй" тапшыруына да барачакларын әйттеләр. Клуб мөдиренең тормыш иптәше Рәхмәтулла Сөнгатуллин турында аерым әйтәсе килә. Бигрәк матур уйнап-җырлый икән, бәхетләре булсын!

Бу бәйрәм барыбызның күңелләрендә матур бер истәлек булып сакланачак. Илләр-көннәр тыныч булып, киләчәктә тагын шулай очрашырга насыйп итсен.

Гөлсем Нигъмәтҗанова.

Татар Наратлысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев