Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәннең моңлы сандугачы

«Татар моңы» халыкара телевизион яшь башкаручылар бәйгесендә Яшел Үзәннең моңлы сандугачы Гүзәл Җиһаншина II дәрәҗә премиягә лаек булды. Бәйге җыр яраткан яшьләрне бер сәхнәгә җыйды. Бәйгенең нәтиҗәсе буларак 3 сәгатькә сузылган гала-концерт искиткеч матур үтте. Яшьләребез татар сәнгатендәге иң яхшы әсәрләрне сайлаган. Гүзәл, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең IV курс...

«Татар моңы» халыкара телевизион яшь башкаручылар бәйгесендә Яшел Үзәннең моңлы сандугачы Гүзәл Җиһаншина
II дәрәҗә премиягә лаек булды.
Бәйге җыр яраткан яшьләрне бер сәхнәгә җыйды. Бәйгенең нәтиҗәсе буларак 3 сәгатькә сузылган гала-концерт искиткеч матур үтте. Яшьләребез татар сәнгатендәге иң яхшы әсәрләрне сайлаган. Гүзәл, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең IV курс студенты, Гали Ильясов репертуарыннан Җәүдәт Дәрзаман сүзләренә язылган «Синең өчен» җырын гаять зур осталык белән башкарды. Аңа карап сокланмый мөмкин түгел иде. Сөбханаллаһ-сөбханаллаһ! Исеме җисеменә шулкадәр туры килгән!
Йөрәктән чыккан әсәр генә тамашачыга барып җитә, йөрәкне, бәгырьләрне айкый, күңел кылларын тибрәтә. Гүзәлнең зур сәхнәгә аяк басуында музыка укытучысы Алсу Нәҗметдинованың өлеше бик зур. 5нче татар гимназиясендә укыган елларында ук Гүзәл, бик күптөрле бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар алып килде. Яшел Үзәннең горурлыгы булган Динә Гарипова белән бер сәхнәдә «Йолдызлык» фестивалендә катнашты. Гимназиядән соң музыка училищесында белем алды, хәзер консерваториядә Клара Хәйретдинова классында укый.
Хәерле юл сиңа, сеңлем! Безне яңадан-яңа әсәрләрең белән шатландырып тор. Моң чишмәң ургылып аксын, тагын да югарырак үрләр яуларга насыйп булсын. Ә чишмә башың - Олы Ачасыр авылыннан башлана. Анысын да онытма!
Мәдинә Әдиятуллина.
Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев