Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәннең мактаулы гражданнары

Сирен Гади улы Солтанов ТАССРның Буа районы Зур Карлангы авылын 1927 елда туа. Казан елга техникумын "Суднолар йөртүче" белгечлеге буенча тәмамлый. 1949 елдан 1955 елга кадәр Куйбышевта Волжск йөк пароходчылыгындагы теплоход та штурман булып эшли. 1955 елдан 1961 елга кадәр - беренче штурман, аннары Берләштерелгән Волжск пароходчылыгында теплоход капитаны.

1961 елда Горький исемендәге заводка су транспорты цехына эшкә урнаша. 1970 елда производстводан аерылмый гына Горькийдагы су транспорты инженерлары институтын "Судно машиналары һәм механизмнары" белгечлеге буенча тәмамлый. 1976 елдан 2002 елга кадәр су транспорты цехы начальнигы булып эшли.

Солтанов күп кенә сугышчан корабларны сынауда катнаша, "Метеор", "Линда", Терьер" кебек бик күп пассажир судноларын зур суга төшерә.

Сирен Гади улы - "Яшел Үзән шәһәренең мактаулы гражданы".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев