Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәннең иң яхшы укытучысына 200 мең сум күләмендә премия бирү күздә тотыла

Моның өчен "Мәгариф" милли проект кысаларында конкурста катнашып, җиңәргә кирәк.

РФ Хөкүмәте, 2006нчы елдан бирле тормышка ашырыла торган "Мәгариф" милли проекты кысаларында, 2015 елның иң яхшы укытучыларын акчалата бүләкләүгә Татарстан Республикасына федераль бюджеттан 5,2 млн сум күләмендә акча бүлеп биргән. Премияне конкурс нәтиҗәләре буенча өләшәчәкләр.

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы конкурсны оештыру һәм иң яхшы укытучыларны сайлап алу шартларын билгеләгән. Процедураның ачыклыгы һәм анда катнашу өчен укытучыларны бертигез мөмкинлекләр белән тәэмин итү конкурс үткәрүнең төп принциплары булып тора. Иң яхшы укытучыларны сайлап алу түбәндәге критерийлар буенча үткәрелә: укучыларның укудагы югары күрсәткечләре (соңгы 3 елдагы уңай динамиканы исәпкә алып), укыта торган фән буенча укучыларның дәрестән тыш эшчәнлегендәге югары күрсәткечләре, укучылар уңай социаль тәҗрибә алсын өчен укытучы тарафыннан шартлар тудырылу, заманча мәгариф технологияләрен, шул исәптән мәгълүмати технологияләрне, куллану нигезендә уку процессының югары сыйфатын тәэмин итү һ.б.

Конкурс нәтиҗәләре нигезендә катнашучыларның рейтингы төзеләчәк. Рейтинг буенча 1-26нчы урында булган катнашучыларга 200 мең сум күләмендә шәхсән премияләр түләнәчәк, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев