Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводы 27 млрд сумлык контракт төзегән

Дәүләт сатып алу кысаларында Татарстан судно төзүчеләре өч кече ракета корабльләре төзиячәкләр.

Кичә «Армия-2016» хәрби-патриотик форум барышында РФ Саклану министрлыгы һәм Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводы 27 млрд сумлык контрактны имзалаган. Дәүләт сатып алу заказы буенча Татарстан судно төзүчеләре өч кече ракета корабльләре (МРК) төзиячәкләр.

Яшел Үзәндә элек ясалган килешү буенча кече ракета корабльләрен төзү эше бара инде. Элеккеге контракт нигезендә тугыз корабль төзү каралган булган, аларның бишесе инде Россия флотына тапшырылган, ә дүртесе буенча төзелеш эшләре бара. Һәм менә бүген завод өч кече ракета корабльле төзү буенча яңа контракт имзалады.

«Татарстаннан коллегалар әлеге контракт өчен нык көрәштеләр, һәм менә бу көн килде. Корабль төзү бик җитди эш, Татарстанда төзелгәннәре инде ышанычлы икәнлекләрен раслады. Контракт бәясе бик зур һәм бу, димәк, заводка үсәргә мөмкинлек бирә», - дип белдергән РФ Саклану министры урынбасары Юрий Борисов заказчы сыйфатында контрактны имзалаганда.

«Өч кече ракета корабльләре (МРК) төзү турында контракт төзелде. Инде безнең биш кораб Россия диңгез флотына хезмәт итә. Бүген имзаланган контракт нигезендә без тагын өч кораб төзергә тиешбез. Һәр елны кораб булырга тиеш. Шуларның берсен без 2019 елда һәм тагын икесен 2020 елда сафка бастырырга тиеш. Корабльләргә ихтыяҗ зур, алар диңгездә инде сынау үтте », - дип билгеләп үтте Яшел Үзәннең Горький исемендәге завод генераль директоры Ренат Мистахов.

«Без - җитештерүчеләр өчен бу контракт бик мөһим: безнең кооперация бик зур, бар нәрсә дә Горький исемендәге заводта эшләнми, һәм хәзер без серияле корабльләр төзи алачакбыз. Җитештерүчеләр өчен технологиясе әзер булганга серияле заказлар эшләү җайлы, чөнки нәрсә оештырырга, ничек эшләргә - барысы да билгеле", - дип өстәде ул.

Саклану министрлыгы Россия предприятиеләре вәкилләре белән 130 млрд сумлык 17 контракт төзеде. Ю.Борисов сүзләренчә, элеккеге контрактлар инде 100 процентка диярлек үтәлгән. «Бу безнең сәнәгать предприятиеләре эшне сыйфатлы итеп башкарырга өйрәнделәр дигән сүз. Дәүләт саклану заказлары предприятиеләргә төрдәш коллегалары белән эшне озак вакытлы итеп башкару мөмкинлеген бирә", - дип билгеләп үтте Саклану министры урынбасары.

Исегезгә төшерәбез, Мәскәү янында «Патриот» хәрби экспозициясе мәйданында «Армия-2016» хәрби-патриотик форумы үтте, анда 80 илдән вәкилләр катнашты. Бирегә Россия заманча коралларының 1000 ләп үрнәге куелган.

Чыганак - http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев