Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәннең физик мөмкинлеге чикле балаларга матраслар бирергә мөмкиннәр

Безнең арабызда балаларына аерым, бик җентекле тәрбия кирәк булган гаиләләр дә бар. Алар церебраль паралич белән туган балалар. Кемдер үзлектән йөри, кашык тота һәм ярдәм белән хәрәкәтләнә ала. Кемгәдер юк кына кыймылдау да зур газаплар белән бирелә. Ә кайберәүләр... бөтенләй хәрәкәтсез урында ята. Үзәк нерв системасы һәм хәрәкәтләнү функциясе тайпылышлы...

Безнең арабызда балаларына аерым, бик җентекле тәрбия кирәк булган гаиләләр дә бар. Алар церебраль паралич белән туган балалар. Кемдер үзлектән йөри, кашык тота һәм ярдәм белән хәрәкәтләнә ала. Кемгәдер юк кына кыймылдау да зур газаплар белән бирелә. Ә кайберәүләр... бөтенләй хәрәкәтсез урында ята.

Үзәк нерв системасы һәм хәрәкәтләнү функциясе тайпылышлы балалар өчен махсус авырлык югалу эффекты белән ортопедик матрас ясаганнар, ул церебраль параличны реабилитацияләү өчен бик мөһим.

Мәсьәлән, матрасның тутырылган чорнап алучы йомшак матдәсе ирексез хәрәкәт - гипергинезны берникадәр вакытка тоткарлый. Бала, буыннарын һәм очлыкларын уңайлы халәткә куеп, әйтерсең ятакта бата.

Матрасның зурлыгы 70х120 см, стандарт бала кроватьларына туры килә.

Аны:

  • Йокы бозылганда;
  • Үзәк нерв системасы патологиясе һәм БЦП реабилитациясе өчен;
  • Озак ятудан тән тишелгәндә;
  • Имгәнүләр булганда;
  • Психика какшаганда;
  • Гиперактивлыктан;
  • Операцияләрдән соң тернәкләнгәндә;
  • ЛОР авырулар профилактикасы буларак кулланырга тәкъдим итәләр.

"Радость детства" хәйрия фонды һәрбер ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчегә мондый матрасларны бирергә әзер.

Телефоны: (843)258-31-24; (843)211-41-49.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев