Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәннең эш кешесен берничә өстәмә ял көтә

Татарстанлылар 1, 2, 3, 4, 9, 10, 11 май көннәрендә ял итәчәк Татарстанда яшәүче эш кешеләрен агымдагы елның май аенда өстәмә ял көннәре көтә. ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы сайтында урнаштырылган 2014 елда Татарстан Республикасында эш вакыты нормасы турындагы аңлатмада җиткерелгәнчә, татарстанлылар 1, 2, 3, 4, 9, 10,...

Татарстанлылар 1, 2, 3, 4, 9, 10, 11 май көннәрендә ял итәчәк

Татарстанда яшәүче эш кешеләрен агымдагы елның май аенда өстәмә ял көннәре көтә.

ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы сайтында урнаштырылган 2014 елда Татарстан Республикасында эш вакыты нормасы турындагы аңлатмада җиткерелгәнчә, татарстанлылар 1, 2, 3, 4, 9, 10, 11 май көннәрендә ял итәчәк.

Мәгълүм булганча, 1 май (Яз һәм Хезмәт бәйрәме) һәм 9 май (Җиңү көне) бәйрәм көннәре булып тора. Моннан кала, эшләүчеләр ял һәм бәйрәм көннәрен рациональ куллансын өчен, 4 гыйнвар шимбәсендәге ял көне 2 май җомгасына күчерелгән. Шулай итеп, 2 май өстәмә ял көне булып исәпләнә, 3, 4, 10 һәм 11 май - ял көннәре.

Аңлатмада шулай ук 30 апрель һәм 8 май көннәрендә эш сәгате 1 сәгатькә кыскартылу мәгълүматы да җиткерелә, дип хәбәр итә Татар-информ агантлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев