Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел үзәнлене ЮХИДИ штрафы түләмәгән өчен сак астына алдылар

  2014 елның 17 мартында ЮХИДИ хезмәткәрләре  «BMW 525» автомобилен туктаталар. "Барс" приборы ярдәме белән түләнмәгән штрафларын тикшергәннән соң, ЮХИДИның 500 сум штрафы түләнмәве ачыклана. РФ Административ хокук бозулар турында Кодекска ярашлы рәвештә штрафлар 60 көн эчендә түләнергә тиешле югыйсә. Әмма автомобиль йөртүче штрафны вакытында түләмәгән. Егет закон бозуын таный, әмма...

  2014 елның 17 мартында ЮХИДИ хезмәткәрләре  «BMW 525» автомобилен туктаталар. "Барс" приборы ярдәме белән түләнмәгән штрафларын тикшергәннән соң, ЮХИДИның 500 сум штрафы түләнмәве ачыклана. РФ Административ хокук бозулар турында Кодекска ярашлы рәвештә штрафлар 60 көн эчендә түләнергә тиешле югыйсә. Әмма автомобиль йөртүче штрафны вакытында түләмәгән. Егет закон бозуын таный, әмма штрафны түләргә мөмкинлегем булмады, дип бара. Автомобильчегә карата беркетмә төзелә һәм аны судка алып киләләр. Суд аны 13 тәүлеккә кулга алуы турында карар чыгара. Аны суд бинасыннан ук җәзаны үтәү урынына алып китәләр.

Бер көн эчендә генә дә 6 ЮХИДИ штрафларын түләмәгән кеше ачыклана һәм алар Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең махсус приемнигына озатыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев